Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Матур башлангычларны дәвам итәсе” (+фоторепортаж)

Бөрбаш мәдәният йортында узган җыенга халык күп җыелган иде, шуңа да җыен да шактый җанлы узды. Еллык эшчәнлекне анализлау аша агымдагы елга нәтиҗәле эш планы кабул ителде. Район дәрәҗәсендәге сорау-тәкъдимнәрне хәл итү өчен хисап җыелышында район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә тулы бер делегация катнашты.

Бөрбаш авыл җирлеге 3 авылны берләштерә. Нигездә, терлекчелек белән көн күрүче әлеге җирлекнең яшәеше күрше-тирәдәгеләр өчен үрнәк булырлык. Шәхси хуҗалыкларда 957 мөгезле эре терлек (шуның 353е - сыер) исәпләнә. 2018 елда алар дәүләткә 1115 тонна сөт тапшырган. 272 хуҗалык 51 миллион сумнан артык шәхси хуҗалыкларын төзекләндерү максатында кредит алган.

Җирлек башлыгы хисабында авылларда башкарылган төрле төзекләндерү эшләрен, алар өчен сарыф ителгән финанс средстволары күләмен санап чыгу да язмада күп урын алыр иде. Равил Галимуллин аларны җирлек халкына тәфсилләп аңлатты.

Узган ел җирлектә 476 мең сум үзара салым акчасы җыелып, 1905 мең сум бюджеттан өстәлгән. Урамнарга вак таш түшәү, чишмәләрне чистарту, зират коймаларын төзекләндерү кебек төп эшләрдән тыш, әлеге акчаларга урам исемнәре, номерлары эшләнгән.

Җирле җитәкче чыгышында яңгыраган эшмәкәрләрнең иганәчелек ярдәме чыннан да мактауга лаек. Ит, пластик тәрәзә, мебель җитештерү, агач эшкәртү, машина ремонты белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр авыл халкының күпмедер өлешен эш белән дә тәэмин итә.

– Сезнең җирлек тәртипле, иманлы халык яшәве белән аерылып тора. Җыенда яңгыраган саннар да эшле-ашлы булуның күрсәткече. “Бөрбаш” хуҗалыгы гомер-гомергә мактаулылар рәтендә булды, әмма әле башкарасы эшләр дә бихисап. Уңай башлангычларыгыз, матур планнарыгыз бар. Алар тормышка ашар дигән теләктә калам, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Әлбәттә, җирлектә проблемалар да юк түгел, бу хакта җыенга килгән халык сорауларны җирлек җитәкчеләренә дә, район башлыгына да юллады. Пай җирләренә хак,чүп мәсьәләләре, елгаларны чистарту, спорт өлкәсенә караган сораулар, басуларга тиреснең ни өчен урам аша чыгарылуы хакындагы мөрәҗәгатьләрнең һәрберсенә урында ук җаваплы кешеләр тарафыннан җаваплар кайтарылды.

– Күтәрелгән проблемаларның күбесе җирлек эчендә хәл ителә торган мәсьәләләр. Хәл итүнең альтернатив юлын табыгыз, – дип боерды район башлыгы җирлек җитәкчесенә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев