Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Матур эшләрегез бар. Дәвам итәргә кирәк”, диде Президент балтачлыларга (+фоторепортаж)

Президент Чепья мәдәният йортында ел нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашты.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин үз чыгышында район тормышының һәр өлкәсенә тулы анализ ясады.

–Һәр өлкә буенча матур эшләрегез бар. Аларны дәвам итәргә, авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендәге программаларга активрак кушылырга кирәк. Яшьләрне авылда калдыру, яшь белгечләрне кайтару буенча да ныграк тырышырга кирәк, мөмкинлекләрегез күп, – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. – Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча алдагы елда сез иң зур үсеш биргән район. Балтач ул промышленность районы түгел. Халык бик һөнәрле, тырыш, шулай булгач, бу өлкәдә әле ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмәскә кирәк.

Президент шулай ук демографик хәлне, яшәү шартларын тагын да яхшырту, хезмәт хакларын күтәрү, яңа эш урыннары булдыру кебек мәсьәләләргә игътибарны арттыру һәм тиешле ярдәм күрсәтүне даими контрольдә тотарга кушты. Һәм әлеге утырышта катнашкан барлык төп тармак министрларына районыбыз үсешенә мөмкин булганча ярдәм итәргә дигән бурыч куйды.    

Баш мөхәррир фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев