Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матур очрашулар күңелдә калды

Күптән түгел Яңгул китапханәсендә Яңгул урта мәктәбенең 4-5нче класс укучылары белән бик матур очрашу булды. Бу кичәне китапханә хезмәткәрләре Хәлимә Зарипова һәм Алсу Нәбиевалар оештырган иде.

Мәктәп укучылары язган шигырьләремне укып, җырлар бүләк иттеләр. Үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.Укучылар белән аралашу, үземне дә, укыган вакытларымның якты мизгелләренә кайтарды.Очрашу кичәсенә өлкән яшьтәге апалар да килгән иде. Аларның һәрвакыт яңа китаплар белән кызыксынып яшәүләрен, “Сердәш”ләр дигән клуб булдыруларын таныштырып үттеләр. “Сердәш”нең әйдаманы, бик ачык күңелле Сәлимә апа Габделхакова китап сөюче өлкән апаларны гел берләштереп тора икән. Алар  белән аралашу да күңелемә якын булды. Кыска гына вакыт эчендә узган ямьле, гади, матур очрашу кичәсеннән никадәр җылы хисләргә уралып кайттым.

Чулпан Габделганиева

Кариле авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чулпан Габделганиева