Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Матурлаган саен матурлыйсы килә" (+фото)

Килешәсездер: соңгы берничә елда Борнакта шактый зур үзгәрешләр булды. Хөкүмәт программалары нигезендә төзелгән, яңартылган биналарның бер тирәдә булуы авыл үзәген заманчалаштыра да куя шул. Өр-яңа мәкәтәп-бакча, капиталь ремонттан соң клуб, җирле үзидарә биналары, төзекләндерелгән мәчет, яңа урынга күчереп салынган, яңартылган һәйкәл...

Бөтенесе матурлап, заманча коймалар белән әйләндереп алынган, 2018 елда яңартылган Яңгул-Борнак арасындагы юлдан башлап, һәр бинага бара, керә торган юллар асфальт... Матур, төзек, чиста. Элек мондый үзәк Ор авылында, якташлары, элекке министр Ринат Җәләлов тырышлыгы белән булдырылса (Ор ничә еллар бердәнбер булып, бик күп авылларны кызыктырып, көнләштереп яшәде), бүген шундый авылларның арта баруы сөендерә.

Әйткәнемчә, бу матур башлангычлар күбесе, әгәр хөкүмәт программалары булмаса, хыял булып кына калыр иде. Алар чынбарлыкка әйләнсен өчен урындагы җитәкчеләр, коллективлар, авыл халкының тырышлыгын да бәяләми калып булмый. Әлеге төзелешләрнең барысына (тирә-юньнәрен тәртипләү, коймалатып алу ише “вак-төяк” кенә булып күренгән ярдәмнәрне санап чыгарга шактый вакыт кирәк булдыр иде) “Борнак” хуҗалыгының саллы матди булышлыгы кергән. Әле боларга зиратка бару юлына таш салдыру, зиратны заманча итеп коймалатып алу, ташландык урынын чистартып, зур агачларын кистерү, ишми Ишан каберен тәртипкә китерү, истәлек ташы куйдыру кебек эшләрне дә өстәргә кирәк. Мондый ярдәмнәрнең Боранакка гына түгел, башка авылларга да күрсәтелүен дә истә тотасы бар. Борнак авылында хоккей мәйданчыгы,  ике гидрант, Иске Торҗада иске кое чистартып, боҗраларын алыштырып, тәртипкә китерелгән, авыл җирлеге буенча биш ялгыз өлкән кешенең электр үткәргечләре алыштырылган...

–Хуҗалык идарәсе ярдәменнән башка авыл җирлекләрендә эш бара алмас иде, без дә, шөкер, аңлашып, килешеп эшлибез. Нинди генә сорау булса да, хәл итәргә тырышалар, – ди авыл җирлеге башлыгы Шамил Хәбибуллин. – Сугышта һәлак булган якташларга куелган һәйкәлне күчерү чыгымнарын җирле үзидарә күтәрсә, авыллар эчендәге башка бик күп яхшы яңалыкларны авылдашлар тырышлыгы – үзара салым акчалары ярдәмендә башкардык.

Соңгы дүрт елда шушы юнәлештә эшләнгән кадәресен карасаң да, Борнакта гына түгел, җирле үзидарәгә караган башка авылларда да шактый эшләнүен күрәсең. “Гаделлек булсын өчен баз башта ук һәр авылның җыелган үз акчасын (хөкүмәт өстәгән сумма белән) үзләренә тоттык”, – ди авыл башлыгы.

Дөрес, шул сәбәпле, өч ел элек Борнактагы “Татарстан” урамында яшәүче дүрт гаилә белән аңлашылмаучылык та чыккан иде. Хәтерләсәгез, ул чакта без “Юллар ремонтлана, зарлылар кала” дигән язма бастырган идек. Ике урамнан килгән вак таш салу, акча бетү сәбәпле, ике яктан да тукталып калган, таулы, уңайсыз урында урнашкан дүрт хуҗалыкка җитми калган иде. Гаделлек өчен без ул чакта да җирле үзидарәдә үзара салым акчасына күп эшләр башкарылуын яздык, аннан соңгы клларда да, быел да бу уңайдан ашкарылган эшләре халык күз алдында. “Татарстан” урамындагы әлеге өлешне дә тәртипләгәннәр икән (махсус барып карадык). Әнә шундый тагын бер проблемалы урыннары – авыл халкы аргы як дип йөртә торган аерым утраучыкта яшәүчеләрне төп авыл белән тоташтыра торган күпер бар әле. Балчыктан өелгән әлеге күперне ел да язгы ташу йөреп булмаслык хәлгә китерә, асылмалы күперләренә давыл вакытында агач төшеп, җимерелгән. Үзара салым акчасының гына “көче” җитми дип йөргәндә, быел авыл җирлеге 1,5 миллион сумлык грант ота, шул акчаны әлеге күпергә тәгаенлиләр. Әмма бу сумма да җитәрлек түгел, калган бер миллионын “Борнак” хуҗалыгы үз өстенә алачак. Дөрес, әлегә ул планда гына, быелга ниятләгән бу эшләре дә чынга ашсын дияргә генә кала.

–Үзара салым акчасы һәм ЩПС программасы нигезендә Борнакта һәм башка авыллардагы барлык урамнар тәртипкә китерелеп бетте, – дип дәвам итә авыл җирлеге башлыгы. – Бездә үзара салым программасын халык бик аңлап кабул итте. Алдагы елларда 400-500 сум җыйналса, дүрткә тапкырланып кире кайткач, зур суммалар булачагын һәм аларның авыл өчен бик тә кирәкле эшләргә тотыласын аңлагач, ике ел инде 700әр сумнан җыйдык. Бездә беркем дә бу акчаны бирмичә калмый, Борнакта яшәүчеләр үзләре җирле үзидарәгә китерә, башка авылларга барып җыябыз. Бу акчаларга юллар, су башнялары, гидрантлар, колонкалар, Иске Торҗа һәм Каорык Сермада сугышта һәлак булган якташлар һәйкәл-обелисклар эшләнде... Нәтиҗәләр күз алдында булгач, халык та каршы килми, аңлаганнары өчен без аларга бик рәхмәтле. Шулай ук безнең бөтен башлангычларны аңлап кабул иткән, матди яктан бөтен төзелеш-ремонт эшләренә, үткәрелгән барлык чараларга даими зур ярдәм күрсәтеп килгән “Борнак” хуҗалыгы идарәсенә дә рәхмәттән башка сүз юк. Алга таба да аңлашып, бергә-бергә яшәргә, эшләргә язсын. Хөкүмәт программалары да, үзара салым программасы да дәвамлы булсын, авылларны матурлаган саен матурлыйсы, яхшырткан саен яхшыртасы килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев