Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Махсус хисле операция...

Хәрби бурычын үтәүче Балтач егете насыйп ярын Донецкида очрата

Тормышыбыз көтелмәгән борылышлар, сюрпризлар белән туп-тулы. Шөкер, арада сөенечлеләре дә күп. Балтач районының Көшкәтбаш авылы егете Илсаф Нуриев та, Донецк өлкәсенә хәрби бурычын үтәргә баргач, насыйп ярын очратырмын дип уйламагандыр. Гомерен хәрби хезмәткә багышларга ниятләгән егет бүгенге сынаулы дөньяда әнә шундый көтелмәгән бәхетле «билет»ка ия була.

Кечкенәдән спорт белән дус була Илсаф. Күп төрләре белән шөгыльләнә. Хоккей да уйный, келәмдә дә бил алыша. Ялга кайткан җирдән, үткән ел авыл Сабан туенда, әнә, бернинди әзерлексез батыр калган.

— Унынчыда укыганда инде ул, хәрби булам дип, үзенә максат куеп, ныклап шөгыльләнә башлады. Үзе сайлагач, каршы килмәдек. Нәселебездә хәрбиләр юк, әмма әтисе Илфат яшь чакта хәрби очучылар әзерли торган училищега укырга кергән булган, ташлап, авылга кайткан. Ә Илсаф мәктәптә укыганда, Коркачыктагы хәрби-спорт аэродромыннан инструктор килеп, Балтачта түгәрәк оештырды, шунда бик яратып йөрде. Башта планерда очарга өйрәнделәр, аннан парашют белән эш итәргә өйрәнеп беткәч, Коркачыкка барып, өч тапкыр парашют белән сикерде. Унберенчене тәмамлагач, Рязаньдагы десантчылар әзерли торган училищега укырга керде. Укырга керүе дә, укуы да бик катлаулы, авыр булды.

Әмма ул зарланмады, бик тырышты. Анда да спорт ярышларында актив катнашты, училищеның хоккей командасында капкачы иде, җиңүләре дә күп булды. Укып бетергәч, Казанга кайтып, хәрби автоинспекциягә урнашты. Анда эшләгәндә Мәскәүдә үткән «Армия России» ярышларында, Оренбургта һәм Казанда үткәрелгән, алты ил командалары катнашындагы хәрби һөнәри җыеннарда чыгыш ясады. 2022 елда "Танк биатлоны«нда катнашты. Эше командировкалар белән бәйле булса да, якынга кайтты, дип сөенгән идек, — дип истәлекләрне барлый әнисе Гүзәлия.

Махсус хәрби операция башланганда өлкән прапорщик Илсаф Нуриев Брянск шәһәрендә өч айлык командировкада була. Егеткә яңа бурыч йөкләнә. Быелның гыйнварыннан ул Донецк өлкәсендә хезмәт итә.

Аралашучан Илсаф җирле халык белән дә тиз дуслаша. Алар арасында татарлар да очрый. Шуларның берсе егетне Әминә исемле татар кызы белән таныштыра. Әби-бабайлары чыгышы белән Чүпрәле районыннан булган Әминә белеме буенча — медик. Алгы сызыкта да булырга туры килә аңа. Сәламәтлеген ныгыту өчен, кызны якыннары Казанга кайтарту бәхетенә ирешә. Ә ул, Илсафның Донецкида каласын белгәч, кабат туган ягына кайта... Башта интернет аша гына аралашкан яшьләрнең дуслыгы мәхәббәткә әйләнә.

Октябрь башында инде ялга кайткан яшьләр егетнең туган ягында никах туе үткәрә. Шартын туры китереп, матур итеп үткәрәләр. Санаулы көн тиз үтә. Шушы көннәрдә Нуриевлар тагын хәрби хезмәткә кузгала.

— Туйны Донецкида үткәрергә килештеләр. Илсафның хәрби дуслары, хезмәттәшләре, Әминәнең туганнары шунда бит. «Тукмагың кайда, сукмагың шунда», — дигән әби-бабайларыбыз. Балалары кайда, әти-әни шунда. Туйга без дә барачакбыз, Аллаһы боерса, — ди Гүзәлия.

...Тормыш дәвам итә. Тирә-яктагы борчулы вазгыять тә бәхетле булырга киртә була алмый. Бәхетләре гомерлек була күрсен.

Гөлсинә Хәбибуллина

Фото: Гүзәлия Нуриевадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсаф Нуриев