Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәдәният, яшьләр юнәлешендә балтачлылар Республика конкурсыннан узарлармы

Быел мәдәният, яшьләр юнәлешендә эшләүче район оешмалары төрле проектлар төзеп, конкурска юлладылар. Җиӊәрләрме, юкмы, әлегә билгеле түгел

Татарстан Республикасы буенча социаль юнәлештәге проектларны тормышка ашыру өчен 35 миллион сум акча каралган иде. Елныӊ елында «Бердәм Рәсәй» инициативасы буенча район һәм шәһәрләрдә төрле проектларга акчалата грантлар бүленә. Алдагы елларда социаль бүлеккә караган оешмалар бу өлкәдә актив катнаштылар, җиӊүче булдылар. Казанда үткән киӊәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова коммерция белән бәйләнмәгән җәмәгать оешмаларын конкурста активрак катнашырга чакырды. Конкурста катнашу өчен материалларны хәзер электрон рәвештә дә бирергә була икән. Бу турыда Республиканыӊ икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.

Быел мәдәният, яшьләр юнәлешендә эшләүче район оешмалары төрле проектлар төзеп, конкурска юлладылар. Җиӊәрләрме, юкмы, әлегә билгеле түгел. Ә инде катнашырга теләгән җәмәгать оешмалары ашыксыннар, чөнки материалларны кабул итү 23 августка кадәр генә булачак.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бердәм Рәсәй