Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәдәнияткә алмашка "Парклар һәм скверлар" елы килә

Республика тарихына 2014 - мәдәният елы буларак кереп калды. Районда авыл клубларының материаль-техник базасын ныгыту буенча күп эшләр башкарылды, аларның эшчәнлеге тагын да җанланды һәм бу җанлану сүрелмәс, быел да дәвам итәр дип ышанырга кирәк.

2014кә алмашка килгән 2015 ел республикада "Парклар һәм скверлар" елы дип игълан ителүе дә шуңа бер дәлил булып тора. Торган җирендә сокланып ял итәрлек парклары һәм скверлары булган халыкны гына югары мәдәниятле дип әйтеп була. Ә райондашларыбыз күңеленә мәдәният елы ни белән кереп калды икән?
Володя Иванов (26 яшь): "Мин үзем рус милләтеннән булсам да, татар җырларын да яратып тыңлыйм. Быел "Канатлар куйды сәхнә" дигән ветераннар концертын караган идем. Өлкән яшьтәге абый-апаларның җырлап, биеп сәхнәне гөрләтүләре миндә соклану уятты. Яшьләргә менә дигән үрнәк булды бу!
Хәлимә Фәйзрахманова (43 яшь): «Башка җирләрдә ничектер, әмма безнең авылда 2014нче елның мәдәният елы икәне бөтенләй сизелмәде. Әле ярый мәктәп укучылары бәйрәмнәрдә концертлар куеп, ярминкәләр оештырып, авылдашларны клубка җыйды. Ә бит уйласаң, күпме чара үткәреп була. Заманага гына сылтап, акча юк дип оештыру эшләреннән качарга ярамый. Клублар чын мәгънәсендә мәдәният учагы булырга тиеш".
Алмаз Гарипов (31 яшь): "Клубларда мәдәни чаралар күбрәк я балалар өчен, я урта яшьләрдәге һәм өлкәнрәк кешеләр өчен үткәрелә. Ә 25-40 яшьлекләр өчен махсус оештырылган конкурслар яки уеннар, кыскасы, күңел ачу чаралары юк. Киләчәктә моны исәпкә алсыннар иде".
Ольга Андреева (17 яшь): "Быел авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, районнан килеп тә дискотекаларны күп оештырдылар. Безнең өчен иң истә калганы шул булды. Аннан соң төрле конкурсларда катнашып җиңүләр дә яуладым".
Илшат Сабирҗанов (45 яшь): "Мин механизатор кеше. Җәенкышын техникада. Зур концерт-театрларга йөрергә вакыт та калмый. Әмма быел җәен район мәдәният йортыннан да, үзебезнең авыл үзешчәннәре дә концертлар белән басуларга килделәр. Эштән арып ял итәргә туктаган игенчеләрнең моңа бик күңеле булды".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250