Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зарыгып көткән клуб

Әтнә халкы бу бәхетле көннәрне бик көтте. Ниһаять, килде ул. Әтнәдә яңа клуб салыначак. Гади клуб кына түгел, күпфункцияле үзәк төзеләчәк. Авылларда мәдәният учакларын яңарту, төзекләндерү буенча гамәлгә ашырылган дәүләт программасы районыбыз җирлегендә матур гына башлангыч алды. 2012нче елда Алан авылында шушы программа кысаларында мәһабәт бина сафка басты. Быел бу...

Әтнә халкы бу бәхетле көннәрне бик көтте. Ниһаять, килде ул. Әтнәдә яңа клуб салыначак. Гади клуб кына түгел, күпфункцияле үзәк төзеләчәк.

Авылларда мәдәният учакларын яңарту, төзекләндерү буенча гамәлгә ашырылган дәүләт программасы районыбыз җирлегендә матур гына башлангыч алды. 2012нче елда Алан авылында шушы программа кысаларында мәһабәт бина сафка басты. Быел бу бәхет Әтнә авылы халкына елмайды. Төзелеш эшләре бу юнәлештә шактый тәҗрибәгә ия Наил Сафиуллин җитәкчелегендәге җәмгыятькә йөкләнде. Ел башында иске агач клуб сүтелеп, май аенда яңасына нигез салынды. Хәзерге вакытта бина түбә астына кертелде инде.

- Эш процессында каршылыклар чыкмаса, төзү эшләре сентябрьдә тәмамланырга тиеш, - ди мастер Марсель Хафизов.

Күпфункцияле үзәк клуб, пункт, китапханә һәм 15шәр урынга исәпләнгән мәктәп, балалар бакчасын берләштерәчәк. Димәк, Әтнә балалары да башка яшьтәшләре кебек заманча биналарда тәрбияләнә, укый, шөгыльләнә алачак.

Шунысын да әйтергә кирәк, башка районнардан аермалы буларак, бездә мәгариф учреждениеләрен дә клуб бинасына кертеп төзүгә ирештеләр. Чөнки Әтнә кебек кечкенә авылларда болай эшләү күпкә отышлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250