Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөдәрис Зәкиев сугыш михнәтләре турында сөйләде

Хәтер - ул безнең тарихыбыз. Сугыш тарихы кан белән язылган булса да, еллар үткән саен без аны тынычрак кабул итәбез, дәһшәтле сугыш еллары безнең өчен фактлар гына булып тора. Шулай да әлеге канкойгыч вакыйгада катнашкан ветераннарыбызны онытырга безнең хакыбыз юк.

«Язгы изгелек атнасы» кысаларында «Хыял» яшьләр үзәге активистлар белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны, 92 яшьлек Мөдәрис Зәкиевта булып, хәлен белеп, күчтәнәчләр тапшырдылар һәм сугыш елларындагы батырлыгы өчен рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Әңгәмә барышында укчылар Безнең Җиңү дигән конкурста катнашу максатыннан видео да төшерделәр. Мөдәрис Зәкиев укучыларга үзенең авыр яшьлек елларын, 17 яшеннән фронтка китеп, сугышуын, яралануын һәм Җиңү тантанасын кайда каршы алуын сөйләде.

Ветераннар белән очрашу яшь буын өчен бик файдалы, чөнки сугыш турында без ветераннарның үзләреннән ишетә алабыз. Һәм әлеге олуг бәхетнең бәясен аңлап, исән чакларында кадерләрен белеп калсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250