Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мең дә бердер эшләре...

Халыкта шундый гыйбарә бар, аеруча да хәбәрдар кеше турында мең дә берне белә, диләр. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районның социаль яклау бүлегендә булып кайткач, әлеге гыйбарәне социаль хезмәткәрләргә карата әйтәсе килеп китте, ләкин бүтәнчәрәк итеп... мең дә бердер эшләре, дип.

Ундүрткә – өч...

Социаль яклау бүлеге эшчәнлегендә яңалыклар гел булып тора, бу каннуннарга үзгәрешләр кертелүгә бәйле.

– Социаль яклау бүлеге үзе бернәрсә дә уйлап чыгармый, – ди бүлек җитәкчесе Алсу Фариз кызы Гатиятуллина.– Кануннарга Рәсәй югарылыгында үзгәрешләр даими кереп тора. Һәм шул үзгәрешләрне эшкә җигеп, эшне камилләштерергә, өлгереп барырга да кирәк.

Әле ярый соңгы елларда  төрле юнәлештәге субсидияләр,  түләүләр алу буенча гаризаларны электрон тәртиптә җибәреп була. Фатыйма Галимова җитәкләгән компенсацияләр түләү бүлегендә 14 мең ярым социаль ярдәм алучы исәптә торып, аларның һәрберсе  үз сораулары белән мөрәҗәгать итә башласа (ә бүлекчәдә җитәкчедән кала нибары 2 белгеч – Энҗе Нәҗипова белән Миләүшә Хәбибуллина), нинди мәхшәр көтелер иде. Әлеге хезмәткәрләр һәрберсе көненә  болай да 40 кеше кабул итә (моңа телефоннан шалтыратулар да, чиратка язылып килүчеләр дә керә), аларның гозерләрен тыңлый, сораганны эзли, таба, җавап бирә. Бер кешегә 10 минут вакыт бирелгән, әмма кайбер эмоциональ клиентларны көйләп кенә дә күпме вакытлар үтә. Вакыт чыкты, дип клиентны чыгарып җибәреп булмый, үпкәләве ихтимал. Әнә шулай, бертуктаусыз үзгәрешләргә күмелеп, яңадан-яңа хезмәтләр башкарулары рәхмәтле хезмәттән рәхмәтсезгә дә калырга мөмкин. Тик шулай да әлеге бүлекчә эшен, дулкыннарны ерып барган корабтай, алга алып бара. Бүлмәсендәге клиент белән күзгә-күз карап сөйләшкәндә телефон шалтыраса, әлбәттә инде ул аны алалмый, ә инде телефон аша консультация бирә башласа, язылып килгән икенче клиент көтеп торырга мәҗбүр.

– Шуңа күрә телефонны алмыйлар дип үпкәләмәсеннәр иде безгә, шушы өч белгеч эштән соң да калып эшләргә мәҗбүр, чираттагы ял вакытларында да килергә туры килә үзләренә, – ди Алсу Фаризовна.– Ярдәм алучылар күп, ә безнең кызлар өчәү генә. Район халкына рәхмәт, алар электрон тәртиптә дәүләт хезмәтләре порталы аша гаризалар җибәрергә бик тиз өйрәнде. Әмма шул ук вакытта килгән җавапны да карарга өйрәнеп бетәселәре бар, бер көн гариза җибәрсәләр, бер атна узуга акчасын сорый башлыйлар. Гаризалар 30 көн эчендә карала, 3 тән алып 7 яшькәчә булган балалар пособиесенекен хәзер 40 көнгә кадәр озайттылар. Әгәр дә ул «одобрено» дип килгән икән, ул әле җавап түгел, а гаризаларыгыз кабул ителде дигән сүз генә, ә инде «назначено» яки «отказано» дип килә икән, менә монысы җавап була.

Җитәкче һәм бер белгеч

Социаль яклау бүлеге дигәч, гадәттә, зур бер коллектив күз алдына килә. Тик социаль яклау бүлегендә (калганнары бүлекчәләр икән) ике генә хезмәткәр – җитәкче Алсу Гатиятуллина һәм дә социаль килешүләр белән эшләүче белгеч – Илүзә Хафизова. Илүзәнең эше хәйран катлаулы – азкеремлелекне бетерү өстендә эшли ул, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белән берлектә өйдә эшсез утыручыларны эшле итү һәм эшләтү буенча тырыша. Әлеге системаның нигезе үзмәшгуль булырга, ярдәмчел хуҗалык эшен башларга, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә билгеле бер күләмдә финанс ярдәме күрсәтеп, килешү нигезендә аның максатчан  үтәлешен контрольдә тотып, шул рәвешчә аз керемленең керемен арттырырга булышудан гыйбарәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль хезмәткәр