Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Мең рәхмәт сезгә!..»

Гомернең озынлыгы еллар белән түгел, кылган игелекләр белән үлчәнә диләр...

Кешене җирдә җылылык, яхшылык яшәтә. Әздән генә күңел була, әздән генә хәтер кала... «Маяк» күмәк хуҗалыгы көче белән ашханәдә уздырылган ифтар мәҗлесеннән соң күңелгә җылылык хисе өстәлде. Ул көнне без – өлкәннәр, вәгазь тыңлап, тәмле ризыклар белән сыйланып, уңай тәэсирләр алып кайттык. Имамыбыз Таһир Әхмәтовка, ашханә пешекчеләренә, хисапчы кызларга рәхмәт. Рәхмәтнең иң олысы хуҗалык рәисе Хәлил Хаҗиевка һәм колхозчыларга. Чөнки мул табынны әзерләтүче сез. Аллаһыга шөкер, зур тырышлык таләп иткән, күпьеллык хезмәтегезнең нәтиҗәсе дә югары.

Гомернең озынлыгы еллар белән түгел, кылган игелекләр белән үлчәнә диләр. Ифтар мәҗлесен әзерләүдә, үткәрүдә катнашкан һәркемгә Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле, озын, сәламәт гомер насыйп итсен.

Еллар тыныч, басу-кырларыбыз мул игенле, амбарлар ашлыклы, фермалар терлекләр белән тулы булсын. Күмәк хуҗалыкның эшләре гел алга барсын. Амин.

Шеңшеңәр авылыннан мәчеткә йөрүчеләр

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты рәхмәт сүзе Шеңшеңәр авылы рамазан ае "Маяк" хуҗалыгы