Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Медведев мәктәптә хезмәт дәресләрендә нәрсә белән шөгыльләнгәне турында сөйләде

Россия Премьер-министры аның заманында мәктәптә бер компьютер гына да түгел, хәтта калькуляторлар да булмавын билгеләп үтте.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев мәктәп елларында станокларда ничек эшләргә өйрәнгәнен искә төшерде. Бу хакта ул Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы буенча экскурсия вакытында сөйләде.

«Сез хәтта күз алдына да китерә алмассыздыр, әмма минем мәктәптә бер компьютер да, ул вакыттагы кебек әйтсәк, бер генә электрон-исәпләү машинасы да юк иде. Бер калькулятор да булмады. Мин инде телефоннар, акыллы сәгатьләр турында әйтмим дә», - диде Медведев.

«Хезмәт дәресләрендә без, малайлар, барыбыз да бик гади станокларда эшләргә, ә кызлар тегәргә һәм ризык әзерләргә өйрәнә идек. Бу минем хезмәт дәресләренең нинди булуы турындагы хатирәләрем», - дип җавап бирде Медведев техникум студенткасының мәктәптә укыганда нәрсә белән шөгыльләнүе турындагы соравына.

Моннан тыш, Россия Премьер-министры яшьләргә заман белән бергә атлауларын һәм алган белемнәре тормышта кирәк булсын өчен барысын да эшләүләрен теләде.

Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә WorldSkills Россия җыелма командасының күнекмә базасы булган Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булды. Берничә сәгатьтән соң ил Хөкүмәте башлыгы «Казан Арена» стадионында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашты.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дмитрий Медведев