Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Менә бу хөррият!

Нинди генә бәйрәм булмасын, аны үзенчәлерәк итеп уздырырга тырышабыз. Республика көнен уздыру мәсьәләсендә дә спорт бүлеге егетләре хәйран гына эзләнделәр. Һәм быел спорт ярышларыннан тыш, ат чабышларын да тамаша кылырга насыйп булды. Сабантуйдагы зур бәйгедә аны күреп җиткереп булмый иде, монда исә, рәхәтләнеп карадык. 30ы көнне төшергән кәефләребезне Ходай күреп...

Сабантуй мәйданында ярышларны ачу фанфаралары яңгырый. Мәйданга марш астында районыбызның хуҗалык, оешмаларыннан килгән йөзләгән спортчылар узалар. Муниципаль район башлыгы Р.Нотфуллин, районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шакиров, Татарстан Юстиция министры урынбасары М.Ибәтов үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне ачып җибәрә. Казаннан килгән кунак районыбыз хезмәтчәннәренә Президент котлавын җиткерә.

Спортчыларыбыз мәйданның төрле почмакларына, спорт ярышларына таралыша. Ул арада кемнәрдер туп тибә, йөгерешчеләр йөгерә, герчеләр гер күтәрә, кул көрәшләре башлана. Пляж волейболы, стритбол, бадминтон ярышлары «хутка» китә. Кичке җидедә генә тәмамланды мини-футбол белән пляж волейболы.

Һәр ярышлар азагында җиңүчеләр бүләк ала. Эстафета ярышларында Балтач шәһәр җирлеге һәм «Сорнай» җәмгыяте, стритболда Балтач мәктәбе спортчылары җиңсә, пляж волейболында, бадминтонда Яңгул җирле үзидарәсенең һәм «Яңа тормыш» җәмгыятенең берләштерелгән командалары җиңү яулый. Һәм гомуми нәтиҗәләр буенча Кубок та Яңгулга кайтып китте. Икенче урынга район үзәге спортчылары, өченчегә - салавычлылар лаек булды. Гер күтәрүдә Шеңшеңәрдән Р. Гарипова, Яңгулдан А.Вафин (63 кг.), Борнактан Р.Нургалиев (73 кг.), Шеңшеңәрдән районыбызны бөтен дөньяга таныткан Р.Зарипов (югары үлчәүдә) чемпион булдылар.

Иң көчле беләклеләр булып Балтачтан Россиянең спорт остасы Г.Гарифуллин (63 кг.), Пыжмарадан Э.Галимуллина (югары үлчәү), Шеңшеңәрдән Р.Гыйззәтуллин (81 кг.), Карадуганнан А.Ибраһимов (югары үлчәү) чыкты.

Ә менә ат чабышлары... Чабышларга әле бу кадәр атның бергә җыелганы юк иде, 60 ат!!! Районыбыз хуҗалыклары атларыннан тыш, Вятка Аланыннан, Казаннан, Арчадан, Сабадан да җайдаклар килгән. Хуҗалык атларын хәтта 10ар итеп бүлеп, 3 мәртәбә узышка җибәрделәр. Республика көнен данлап иң күп атлар белән «Татарстан» җәмгыятеннән килгәннәр. «Алга», Тимирязев исемендәге, «Сорнай» хуҗалыклары да кимен куймаган. Үзебезнең җирлектә үскән 30 ат өч әйләнештә узышып, иң җитезләре ачыкланды. Һәм финалда беренче ике урында «Татарстан» хуҗалыгы жокейлары Марсель Шәфигуллин, Рафис Сәмигуллин иярләгән «Фортуна» һәм «Ласточка» кушаматлы атлар, өченчедә «Алга»дан Рәмзил Хәсбиуллин атланган «Прогрессия» аты. Гарәп токымлы атлар арасында беренче урынга дигән бүләкне Нократ Аланыннан Владимир Семенов аты алып китте. Нәселле айгырлар арасында да беренче урында шушы кеше аты. Икенчедә - үзебезнең «Татарстан» җәмгыятеннән «Парк» (Рушан Латыйпов), «Доктор Ватсон» (Марат Вафин), өченчедә - «Кызыл юл»дан «Гергена» (Нур-сил Әхмәтҗанов), Арчадан «Прайт» (Исмәгыйль Яхин).

Җиңүчеләргә муниципаль район башлыгының, район авыл хуҗалыгы идарәсенең, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең акчалата бүләкләре, медальләре, дипломнары тапшырылды. Бәйрәмнән шушындый күркәм ял көне бүләк иткән суверен Татарстаныбызга имин матур көннәр теләп, күтәренке күңел белән таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250