Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мең рәхмәт сезгә, безгә эшләү мөмкинлеге тудырган өчен! (видео)

Авыл халкының бердәмлегенә, олы йөрәкле, киң күңелле булуларына сокланырлык.

Мобилизация башланганнан бирле Орда һәм читтә яшәүче авылдашлар, Зәкиев Илнур ярдәме белән 78 мең сум акча җыелып, шул акчага аш ясау өчен кирәкле продуктлар сатып алынган, 1750 порция аш ясалган.

Аш продуктларын киптерер өчен «Маяк» җәмгыяте ике сушилка алып биргән. Авылдашлары моның өчен җәмгыять җитәкчесе Хәлил Хаҗиевка бик рәхмәтле.

— Тагын шуның кадәр аш ясарлык продукциябез бар әле. Ит, бәрәңнге киптереп бетерсәк, токмач киссәк, тагын җыелып ясап алырга ниятебез, — ди орлылар.

Миһербанлы авылдашлары һаман да ярдәм итүләрен дәвам итәләр икән. Иң беренче сетка үрү өчен авылдан ак түлләр җыеп, клубка җыелып шуларны кискәннәр, москитный сеткалар үргәннәр. Гуманитар ярдәм җыюда, калай банкалар туплауда зур активлык күрсәткәннәр. Хәзерге вакытта аш ясау белән шөгыльләнәләр.

Авыл халкының бердәмлегенә, олы йөрәкле, киң күңелле булуларына сокланырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм сво