Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Менә хәзер, менә бүген!»

Өлешчә мобилизациягә эләгеп киткән Балтач егете Алмаз Сәлаховның әнисе Гөлсинә ханым солдат егетләрнең барысына да изге догада тора

Гөлсинә апаны еш күрәм мин. Көн аралаш әнисенең хәлен белергә төшә. Редакция янында гел диярлек очрашабыз, очрашмасак, тәрәзәдән карап калам. Соңгы бер елда нык үзгәрде Гөлсинә апа, адымнары да салмакланды, башы да түбән иелде. Гел уйда шул ул, атлаган саен улы турында уйлап, улының исән кайтуына багышлап догалар укып йөри.

Улы Алмаз менә бер ел инде Донбасс якларында хәрби хезмәттә. Яз көне ялга кайткан иде, шуннан бирле күренгәне юк. Әле Рәсәй калаларының берсендәге госпитальдә дәвалана, ядрә күзен, аягын, кулын җәрәхәтләгән.

— Улым киткәннән бирле юньле йокы күргән юк инде минем, кеше белән аралашсам, онытылып китәм дә, ялгыз калсам, янә тирән уйларга чумам, — ди Гөлсинә апа. — Илне сакларга бармый хәлләре булмады инде, кем дә булса безне, илдәге халыкны сакларга тиеш бит инде. Без аның белән, ирем Ришат та, мин дә чиксез горурланабыз. Чын батыр ул безнең. Патриот. Кыю йөрәкле, курку белмәс батырыбыз.

Гөлсинә апа бик горурлана улы белән.

— Улым белән генә түгел, курыкмыйча, качмыйча, калмыйча киткән Балтач егетләре белән дә чиксез горурланам мин. Улыма гына түгел, аларга да ятлаган догаларымны багышлап йөрим.

Алмаз язлыкта кайткач, «Яңа гасыр» телеканалы аның турында тапшыру әзерләргә килгән иде. Ишегалдындагы карны көрәгәндә журналистлар әтисе Ришат, улы Инсаф, кызы Лилия белән репортаж әзерләде. Шунда Алмаз:

— Эш кенә түгел, өйдәгеләрнең дә барысы да сагындырды — дигән иде. Лилиясе дә, әтинең шалтыратуын гел сагынып көтеп алабыз, ди. Лилия 4 сыйныфта укый. Инсафы югары сыйныфка таба бара инде. Әби-бабаларында еш кунак алар. Гөлсинә апа алар өчен үлеп тора, килене Нураниягә дә зур терәк ул, нинди проблемасы килеп чыга, хәзер чишү юллары артыннан йөри башлый.

— Мин кая гына, нинди генә йомыш белән мөрәҗәгать итсәм дә, рәхмәт, ишеттеләр, ярдәмнәреннән ташламадылар. Солдат анасы дип төрле чараларга чакыралар. Әй, берсе дә йөрәк ярсуларын, йөрәк борчуларын басмый инде аның, шул вакытлыча уйлардан арындырып торса гына инде, анысы да кирәк, гел борчылып улымны борчуга гына салам кебек.

Алмаз әнисен дә, әтисен дә борчырга теләми, хәбәрләре дә бик кыскача гына аның, чын хәрби, ярамаганны әйтеп тә тормый, бар да әйбәт, ди дә нокта куя.

Алмаз өлешчә махсус хәрби операциягә алынып киткәнче әтисе белән өй каршыларына өч алмагач утырткан иде, мин кайтышка өлгерер дигән иде шулчак Алмаз. 

Алмагачлар әйбәт кенә үсеп киттеләр, шау чәчәккә күмелеп, алма да бирделәр. Алла боерса, исән-сау җиңү белән кайткач, Алмазның да өлеше кергән алмагачлардан алмалар өзеп ашарбыз әле, бирсен, Ходай!

— Кайтканга ышанып бетеп булмый әле, — дип сөйләгәне истә шулчакта алмагач ботакларын сыйпый-сыйпый. Туган якның һавасына кадәр рәхәт дигән иде.

Туган ягы көтсен кешене, диләр бит. Алмазны да яраткан гаиләсе, якыннары, туганнары, дуслары каршы алып, озатып калгандай янәдән каршы алсыннар.

Күктә торналар тавышы яңгырады. Җылы якка очулары. Гөлсинә апа башын күтәреп карады. Шунда да ул улы Алмазны уйлады, «улыма сәлам әйтегез, илгә, аналар, хатыннар, балалар башына килгән афәтләр бетеп, менә бүген, менә хәзер бетеп, балаларыбыз торган җирләренә, туган җирләренә исән-имин, сау-сәламәт әйләнеп кайтса иде». Амин, амин, Гөлсинә апа, кайтыр сезнең уллар, ирләр кайтыр, әтиләр кайтыр, туган якка янә яшел төс иңәр, бәхет килер, тик тизрәк җиңү белән килсен иде ул, үзегез әйтмешли, менә хәзер, менә бүген...

Ир бала — илнеке дисәләр дә, иң элек синеке әле ул, Ананыкы. Шуңа да Аналар йөрәге мең кат телгәләнә, мең кат өзгәләнә. Тик күңелләренең бер өлешендә горурлык хисләре дә яши, батыр уллары белән горурлану тойгысы аларга яшәргә көч өстәгән кебек, улларына гомер өстәсен.

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять