Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Меңнең берсе яки зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә

Кеше дөньяга килгәндә үк язмышы маңгаена язылган була, диләр. Хак сүзләр. Аның хезмәт юлы бары ДОСААФ белән генә бәйле. Һәр эшне зур төгәллек белән, тиешле таләпләргә туры китереп һәм үз вакытында башкаручы хезмәткәр ул. Сүзем ДОСААФ җирле оешмасында хезмәт куючы Ринат Сәмигуллин хакында.


Нөнәгәр авылында туып, бүгенге көндә Балтач бистәсендә яшәүче Ринат Сәмигуллинны төгәл, үз эшенә таләпчән, уен-көлке яратуы, аралашучан булуы өчен хезмәттәшләре дә, укучылары да хөрмәт итә.

Мәктәпне тәмамлагач, Әтнә техникумында белем ала, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 1988 елда спорт техника клубына эшкә урнаша. Ул эшли башлаганнан бирле күпме җитәкче алышынган, ничә буын укучылар белем алып чыккан, заманалар үзгәргән, әмма Ринат абыйның хезмәтенә булган карашы гына үзгәрешсез калган.

– Һәр эшнең үз авырлыгы, үз куанычы. Мин үземне башка өлкәдә күзалдына да китерә алмыйм. Яратып, күңел биреп башкарган хезмәтемнең нәтиҗәләрен күрү үзе үк зур бәхет. Эшемнең нәтиҗәсе ул бездә белем алган егет-кызларның юлларда исән-имин йөрүе, – ди укытучы.

Үз эшенә җаваплы караган, хезмәтен намус белән башкарган укытучыны җитәкчелек 1996 елда, җитәкче урынбасары итеп билгели.

– Коллективыбыз бербөтен, бер-беребезне аңлап, кайгы-шатлык килгәндә уртаклашып эшлибез. Гомернең күп вакыты эштә үтә. Бер гаиләдәй эшләгәндә, хезмәтебез дә җиңел тоела, – ди Ринат әфәнде.

Ринат Сәмигуллин эшендә генә түгел, гаиләсендә дә тырыш, булдыклы кеше. Тормыш иптәше Зөлфия белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары Булат район элемтә челтәрендә, кызлары Гөлшат Казан шәһәренең 18 номерлы поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли.

– Безнең Ринат кебек әйбәт кешеләр бик сирәктер ул. Аның кешегә беркайчан да кычкырып дәшкәне юк. Мин аны идеаль гаилә башлыгы дип атар идем. Киләчәктә дә шулай бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә язсын, – ди тормыш иптәше Зөлфия ханым.

Бу көннәрдә Ринат Сәмигуллин үзенең 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга әле тагын озак еллар эшендә мактаулы хезмәткәр, гаиләсендә ныклы гаилә башлыгы булып, хәләл көч белән булдырган муллыгының бәрәкәтен тоеп, якыннары хөрмәтендә яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев