МЕСКЕН!!!
Гөлүсә Шаһбанның әлеге язмасын укып чыгыгыз әле, бик нык уйландыра торган җөмләләр, сүзләр...
"Мескен" диеп пышылдап калды берәү безнең арттан. Мин чын күңелдән елмаеп, хәтта көлеп куйдым, ләкин ул күрмәде, чөнки ул безне, әллә без аны үтеп киткән идек. Кем ул "мескен" кеше? Нинди төшенчәне үз эченә алган ул сүз?Нинди мәгънәне сыйдырган ул?Ул тышкы билгеләргә карап тасвирланамы, әллә инде эчке бер халәтме? Еш булмаса да, шактый ишетәм ул сүзне, ләкин аңламыйм. Кем ул мескен кеше? Бәлки ул әти-әнисенең кадерен белми, урам буйлап эчеп йөрүчедер, бәлки хатынын кыйнап, гаилә кадерен белмәүчедер... Бәлки тормыш кадерен бөтенләй аңламаучыдыр?! Тормышта саташкан, үзенең милләте, дине, иле булмаган кешедер?! Белмим... Белмим, ләкин, иманым камил, күзе күрмәгән килеш меңләгән кешенең мәхәббәтен яулаган, гаилә корган, менә дигән кыз тәрбияләгән, гаиләсен туендырган, меңләгән китап укыган, ике телдә иркен сөйләшкән, компьютерны су урынына эчкән, замана белән бергә атлаган, үз оясын булдырган, үз илен үз халкын яраткан һәм милләткә тугры хезмәт иткән, чын дуслары булган кеше мескен була алмый.
Чыганак: Гөлүсә Шаһбан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев