Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Өмет» - авыру балаларга ярдәм фонды

Районыбыз күләмендә инвалид балалар аз түгел. Аларның әти-әниләре дәвалану курслары өчен каяндыр акча эзләп, йөрәк җимешләрен аякка бастыру өчен тырышалар. Ләкин ярдәм итәргә ашыгып торучылар гына бик күп түгел.

Югары Субаш авылында яшәүче Гүзәлия Павловага «Өмет - Надежда» фонды ачуга да менә шулар этәргеч бирә. Ләкин бу эшкә алынуының төп сәбәбе - оныгы. Ислам тумыштан ДЦПлы бала, 4 яшенә әнисе Динә белән ул төрле шәһәрләрдә дәвалану үтә. Моның өчен аларга күпсанлы кешеләр ярдәм күрсәткән. - Телевидениенең һәм газеталарның ярдәме зур, шулай да иң беренче чиратта туганнарга, авылдашларга, дусларга рәхмәтлемен, чөнки аларның ярдәме алга таба этәргеч бирде. Ә шулай да Казанда бу эш җайлырак башкарыла кебек миңа, анда балалары авыру булган аналар бер-берсе белән гел аралашып торалар, интернет аша төрле фондларга мөрәҗәгать итеп аларның ярдәмнәрен күрәләр.
Ә авыл җирлегендә бу яктан эшләр пассиврак бара. Шуңа да андый балаларга күбрәк ярдәм итәсем килеп әлеге эшкә алындым. 1-2 ел элек читтән генә башка фондларның эшчәнлеген өйрәндем, аннары ел ахырында ТР Юстиция министрлыгы белән элемтәгә кердем. Бүгенге көндә фонд төзелде дип әйтә алам, - ди бер кочак кәгазьләр арасыннан һаман нидер эзләнеп Гүзәлия ханым. Районыбызда беренче мондый фондны оештырып җибәргән әлеге олуг йөрәкле ханымга сокланудан башка сүз җиткерә алмыйм. Чөнки ул үз җилкәләренә зур җаваплылык сорый торган эш ала.

Гүзәлия ханым 23 ел мәктәптә эшли, бүгенге көндә лаеклы ялда. Ләкин тынгысыз күңеле аңа тыныч кына ял итәргә ирек бирми һәм бүгенге көндә ул шушындый изге эш башкарырга алынган. Авыру балаларга ярдәм итәргә теләге булып, матди ярдәм күрсәтә алучылар өчен реквизитлар:

«Получатель» - Благотворительный фонд поддержки больных детей с травмами головного мозга «Омет-Надежда»
р/c получателя 40703810462000000819
БИК банка 049205603
кор.счет 30101810600000000603
ИНН 1612009097/ КПП 161201001

Ә инде авыру бала тәрбияләүче әти-әниләр Гүзәлия ханым белән 89172451985 телефоны аша элемтәгә керә яки аның электрон адресына хат юллый ала guzelpavlova@mail.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250