Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңге күңелләргә кереп калырлык көн булды! (+ бик күп фото)

9 май көнне Чапшар авылында  Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызны искә алу, киләчәк буында патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан бик зур бәйрәм чарасы узды.

Иң элек “Үлемсез полк” белән урам әйләнү, аннан обелискка венок кую, һәлак булганнар рухына дога кылу һәм Чапшар авыл клубы коллективы әзерләгән бәйрәм концертын карап авыл халкы көне бәйрәм итте. Авылдашыбыз Фәләхетдин абыйның әтисе- Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, беренче һәм икенче дәрәҗә сугыш орденнары, күп медальләргә ия булган сугыш ветераны Бәдыгый Хисамовның 1941 елның 24 нче июнендә китеп Берлинга кадәр барып җитеп Рехстагны алуда катнашкан, илебезгә Җиңү алып кайткан барлык орден-медальләре белән киеп килгән хәрби кителен һәрберебез тотып-тотып карадык. Чапшар авылында яшәүче һәрбер кешенең шәҗәрәсен яттан белүче, авыл тарихы турында китап чыгарырга тырышып, авыл өчен дип янып-көеп йөрүче Шәүкәт абый Гаязовның элекеге гыйбрәтле вакыйгаларны искә алып сөйләгәне һәркемнен йөрәгенә үтәрлек булды. Чапшар авыл халкы өчен мәңге күңелләргә кереп калырлык көн булды 2019 елның 9 мае. Рәхмәт барлык авылдашларга! Илләребез тыныч булсын!

Гүзәлия Вәлиева

мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев