Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңге яшь күңелле Сәлимә

Тормышка гашыйк кеше ул дияр идем мин бу шәхес турында. Һәр мизгелгә куанып, әйләнә-тирәдәгеләргә бары сөенеч һәм шатлык кына тарата ул. Сүзем районыбызның гүзәл табигатьле Яңгул авылында тормыш иптәше Ра­ушан абый белән гомер кичерүче Сәлимә апа Габделхакова турында.

Ул игътибарлы, ихтирамлы, һәр кешенең тормышында булган вакыйгаларны үз йөрәге аша үткәрүче олы йөрәкле кеше, шул ук вакытта үз һөнәренең чын остасы да. Моннан нәкъ тә 50 ел элек Салавыч Сәрдегәнендә аваз салган бу кызчык, кечкенәдән тиктормас булып, сәхнәне яратып үсә. Урта белем алганнан соң, сәләтен, мәдәнияткә омтылышын күреп, колхоз аны укырга җибәрә һәм кала­да махсус белемнәр алып кайткач, Сәлимә апаны үз туган авылында мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр. Ул җитәкләгән вакытларда авыл гөрләп тора. Концерт, театр, төрле чаралар дисеңме, гомумән, ул вакытларны халык әле дә яратып искә ала. Чибәр, Каратолымлы, нечкә билле бу кызны әйләнә-тирә авыл­ларда яшәүче егетләр дә тиз күреп ала. Һәм менә Яңгул авылының иң акыллы, тыйнак егете Раушан аңа сүз катып карый. 3 ел матур, үрнәк пар булып йөргәннән соң, Габделхаковлар гаиләсе үз йолдызын кабызып, яңа гаиләдә корып җибәрә. Яңгулга килүгә үк яшь, тырыш кызны мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп билгелиләр. Беренче нарасыйлары, кызлары Айгөл тугач та, бәби ялын да озакка сузмыйча, Сәлимә апаны эшкә кабаттан чакыралар. Бирегә инде мәдәният йор­ты директоры буларак килә. Әлеге хезмәттә эшләү дәверендә ул үзен бары уңай яктан гына күрсәтә. Берсеннән-берсе матур биюләр, концерт-спектакльләр белән төрле конкурсларда катнашып, алдынгы урыннар да алалар. «Иң яхшы бию коллективы», «Иң яхшы агитбригада», «Иң яхшы театр коллективы» исемнәренә лаек булуның төп сәбәпчесе - Сәлимә апаның зур тырышлыгы. Әлеге шәхес 15 ел буе мәктәптә бию-сәнгать нигезләренә төшендерүче остаз, укучыларына икенче әниләре дә. Мәктәптә бию түгәрәге җитәкчесе булып эшләгән вакытта да укучы­ларының «Йолдызлык» конкурсында катнашып, республика һәм район күләмендә лауреат булулары да Сәлимә апаның хезмәте. Бу шәхесне үз һөнәренең остасы, үз хезмәтенең иясе димичә, ни диясең инде!

Үз хезмәтеннән тыш, Сәлимә апа гаиләсендә үрнәк әни, тугрылыклы, сөйгән тормыш иптәше һәм уңган хуҗабикә дә. Раушан абый белән бай, җитеш тормыш­та яшиләр. Җәй буе ишек аллары шау чәчәктә. Бүгенге көндә алар 2 кыз тәрби-яләп-үстереп, икесен дә югары белемле иттеләр. Олы кызлары Айгөл тормышлы булып, сөйгәне Илнар белән әле күптән түгел генә әти-әниләрен, дәү әни-дәү әти итеп, онык та бүләк иттеләр. Кече кызлары Алсу исә КГТУның 4 курсында белем ала.

Сәлимә апага читтән карап торсаң тормыш юлын горур атлап баручы ана, сөекле томыш иптәше, күңеле белән мәңге яшь мөгаллимә итеп тә күзаллыйсың. Аның сүнмәс, сүрелмәс энергиясенә сокланып та куясың. Күптән түгел ул үзенең 50 яшенә атлап керде. Көз аен без моңсу ай дисәк тә, бу ел фасылы Сәлимә апага бары шатлык-куанычлы төсләр генә бүләк иткән. Сары төс аңа бары күңел көрлеге генә өләшкән. Капкадан кем генә керсә дә, алар Раушан абый белән икесе бергә чыгып каршы алалар, хөрмәтләп кунак итеп, урам башына кадәр озатып та куялар. Искиткеч киң күңелле бу кешенең алдагы тормыш юлы да һәрвакыт якты, бары матур мизгелләрдән генә торсын. Ходай иң зур байлык сәламәтлектән, гаилә бәхетеннән аермасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250