Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгелек дан сиңа, бабам!

Минем бабамның әтисе, әниемнең бик яраткан бабасы – Әхмәтҗанов Галимҗан Әхмәтҗан улы 1901 елда Яңа Салавыч авылында дөньяга килә.

Сугышка ул 1942 елның 6 июлендә китә. 163нче төзелеш батальонына эләгә. Биредә ул 1942 елның декабренә кадәр була. Аннан аны 419нчы “Батальон авиационного обслуживания”га күчерәләр. Биредә ул, 7 май көнне, Ватан алдындагы сугышчан антын кабул итә. Рядовой солдат, пулеметчы бабам Ватан-ананы немец илбасарларыннан азат итү өчен үз-үзен аямыйча көрәшә. Аягы яраланса да, иптәшләреннән калышырга теләми, сугыш бетми торып туган авылына җибәрүләренә аяк терәп каршы тора. Шуңа күрә аңа кыр кухнясында да эшләп алырга туры килә. Дошман ядрәләре сагалап торганда ризык әзерләү бабама җиңел булмагандыр. Ләкин ул солдатлар ачлыктан интекмәсеннәр, хәлсезлектән егылмасыннар өчен фашист утыннан яшеренмичә, учак тергезә. Әнә шундый изге гамәлләре бабамны исән-имин саклап калгандыр инде. Коточкыч сугышларда сугышчан иптәшләренең яу кырында бер-бер артлы һәлак булуларын ул бик авыр кичерә. Алга, бары тик алга дигән девиз астында бабам Польшага кадәр барып җитә. Һәм 1946 елның 20 сентябрендә туган авылына әйләнеп кайта.

Әбиебез Зөләйха бабамның исән-сау кайтуына бик куана, сугыштан соң ул аңа кызы белән улы янәшәсенә тагын бер ир бала – минем яраткан, уңган, эшсөяр, оныксөяр бабам Гарифҗанны бүләк итә. Галимҗан бабам тыныч тормышта ул чактагы Ворошилов колхозында хезмәт куя, оныкларын тәрбияләргә булыша. Бабамның оныкларын ихластан яратуын, бала караудагы осталыгын авыл өлкәннәре әле дә сокланып искә ала. Сугыш беткәч, ягъни 1945 елда бирелгән медален күз карасыдай саклый. Әнием истәлекләре буенча, бабам беркайчан да сугыш сүзен телгә алырга кушмаган. “Ул бик куркыныч сүз, аны хәтта пышылдап та әйтергә ярамый”, дип әйтә торган була, сугышта күргәннәрен, үзе үткән юлларны сөйләргә яратмаган. Гарифҗан бабам да “Әтинең сугышчан дуслары аша  аның Польшада, соңрак Япон сугышына да эләгеп алуын белә алдым”, ди. Галимҗан бабам 1983 елда  тыныч тормышта мәңгелеккә күзләрен йома. Бүгенге көндә аның җәсаде Яңа Салавыч авылы зиратына, әбием кабере янәшәсенә җирләнгән. Гарифҗан бабам да, әнием дә аларның каберен зыярат кылырга, рухларына багышлап дога кылырга еш баралар. Мәңгелек дан сиңа, бабам!

Иркә ШАКИРОВА,

Балтач гимназиясенең 3 “б” сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев