Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәгълүмат өчен 50 мең сум

Яшерен хәмер цехлары турында мәгълүмат өчен татарстанлыларга 50 мең сум түләячәкләр.

Бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә ведомство җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сөйләде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе узган ел кайнар линия телефоны буенча 85 мөрәҗәгать керүен әйтте. Хәбәр ителгән мәгълүматның ярты очрагында яшерен цехлар турында мәгълүмат расланды.

«Быел республика Хөкүмәте ярдәме белән гражданнарга алкоголь продукциясен җитештерүнең яшерен цехлары турында 50 мең сум күләмендә түләү кертергә телибез, әмма алар җинаять эше кузгатылганнан соң гына түләнәчәк», — дип хәбәр итте ул.

 

 Эльвира Зәйнулина

http://«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев