Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәгъсум абыйны юксыну

"Мәгъсум Хуҗин" дигән бик күркәм китапны кулга алып (Татарстан китап нәшрияты, 2015), инде истәлеккә калган фотоларын карап, язмаларын укыгач, хикәя жанрына гашыйк бу мөлаем әдипне аңа замандаш булып яшәгән яшь язучылар чынлап та яратканнар, үз иткәннәр шул дип уйлап куйдым. "Чынлап та" диюем тикмәгә түгел, аның үзеннән яшьрәк язучылар һәм...

"Мәгъсум Хуҗин" дигән бик күркәм китапны кулга алып (Татарстан китап нәшрияты, 2015), инде истәлеккә калган фотоларын карап, язмаларын укыгач, хикәя жанрына гашыйк бу мөлаем әдипне аңа замандаш булып яшәгән яшь язучылар чынлап та яратканнар, үз иткәннәр шул дип уйлап куйдым. "Чынлап та" диюем тикмәгә түгел, аның үзеннән яшьрәк язучылар һәм шагыйрьләр белән дуслыгын электән белә, бу хакта язгалаганым да бар иде, китапны укыганнан соң бу ышануым тагын да артты. Әдип турында истәлек язучыларның һәммәсе диярлек Мәгъсум абый "балам" дип эндәшеп йөргән каләм ияләре бит. Фәйрүзә Мөслимованың бик матур язмасы "Балам" дип дәшәр иде" дип атала да. Җылы истәлегендә үзе бәян иткәнчә, соңгы чорларда шагыйрә Илсөяр Иксановага да "балам" дип дәшкән ул. Яшьләр белән аралашып күп яктан откан шул зирәк остаз. Югыйсә, болай җылы һәм үз итеп, яратып, уңышыннан көнләшмичә кем язар иде аның хакында. Яшьләр хәтерлерәк тә, киң күңеллерәк тә бит. Истәлекләр китабының төзүчесе дә шундый яшьләрнең берсе - Ләбиб Лерон. Ул Венера Камалиева белән берлектә Мәгъсум абыебызны шактый тулы итеп күз алдына китерерлек истәлекләр, фоторәсемнәр туплаган. Ләбибнең моны шактый озак эшләгәнен һәм нык эзләнгәнен дә беләбез. Тырышуы юкка булмаган менә.
Китап Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның җыйнак кына кереш сүзе белән ачыла. Тырышып уйлангач, кемнән кереш сүз әйттерергә белгәннәр бит китапны төзүчеләр. Мәгъсум абый белән Айрат әфәнде райондашлар гына түгел, авылдашлар диярлек икән бит. Чөнки Мәгъсум абый туып-үскән Тенеки исемле көмешчеләр авылында (Саба районы) Айрат әфәнденең әтисе Миңнемулла да туган. Бер карасаң бик зур да, икенче караганда бик кечкенә дә кебек бу дөнья!
Чиратта - Туфан Миңнуллинның ярты гына битлек "Җылы күңелле иде..." дигән язмасы. Дустыңның җылы күңеллелеген аңлау өчен үз күңелеңдә дә җылы булырга тиештер ул. Инде үзе дә бакыйлыкка күчеп барчабызны юксындырган мәшһүр Туфан Миңнуллинны нәкъ шундый иде дип беләбез. Берзаман Туфан әфәндегә чүп-чар гаеп тагып язулар ешайгач, Мәгъсум абыйның моңа бик нык җаны көйгәнен хәтерлим. Китапта бу ике әдипнең янәшә утырып төшкән фотолары да бар. Кайнар белән Салмакны әдәбияттагы урыннары шулай янәшә куйгандыр бәлки. "Янәшә" дигәннән, шушында ук Разил Вәлиевның "Ничә ел янәшә" дигән истәлеге урнаштырылган. "Карап торырга шактый басынкы, хәтта телсез-тешсез, юашрак кеше күренсә дә, хаксызлык белән очрашканда яисә кемнедер нахакка гаепләсәләр, ул кинәт кенә кабынып, ярсып китә иде. Ә инде берәрсенең игелекле гамәлен күрсә яисә күңеленә хуш килгән берәр әсәр укыса, соклануын яшерә алмыйча, бүлмәдән бүлмәгә кереп, шул хакта сөйли", - дип яза депутат-әдип.
Шулай килеп чыккан, бу китапка Мәгъсум Хуҗин турында истәлекләре, аңа багышланган әдәби бәяләмәләре һәм хатлары урнаштырылган каләм ияләренең берничәсе бу дөньяда түгел инде: Рөстәм Мингалим, Мөдәррис Әгъләм, Тәлгат Нәҗми, Радик Фәиз, Зөлфәт, Фаил Шәфигуллин, Нияз Акмал, Наис Гамбәр, Флүс Латыйфи, Рәшит Әхмәтҗан... Димәк, бу китап алардан да матур истәлек хәзер. И-и, матур гынамы соң?! Рәшитнең чып-чын юмор әсәредәй укыла торган Ялтага язылган хаты үзе генә дә ни тора. "Ялта якларыннан бу көннәрдә кычкырып көлгән тавышлар, авазлар ишетелде. Син дип уйладык. Ә "Чаян" син китү белән елый да елый... Кар яумады әле. Кибеттәге җылы пималарың исәннәр, таушалмый торалар. Төрле төстәге суларның чыганаклары кибеп бетте. Китап акчасы хатын кулына эләгеп... һәлак булды". Аңлашылганча, Мәгъсум абыйның "Чаян"да эшләгән еллары булган бу. 1969 елда Балтачтан киткәч эшләде ул анда. Бирегә район газетасы мөхәррире булып 1965 елның башында килгән иде. Госман Гомәрнең "Көдрәсе хәтердә" исемле истәлекләрендә бу вакыйга бераз хаталы язылган. Мәгъсум абый бирегә Вагыйз Вәлиев урынына түгел, ә район кабаттан торгызылу сәбәпле, яңадан оештырыласы район газетасына, буш урынга, иске буш бинага килде. Вагыйз абый район беткән 1962 елда киткән иде инде. Мәгъсум абый биредә, Госман язганча, җаваплы сәркатип булып эшләмәде, ә редактор булып килде, аңа кадәр Арча газетасында җаваплы сәркатип иде. Аңа редакцияне һәм типографияне юктан бар итү вазыйфасы йөкләнгән иде. Һәм ул аны бик әйбәт башкарып чыкты, газетабыз тиз арада республикада иң әйбәтләрдән санала башлады. Бу хәлләрне китапта танылган шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшин шактый тәфсилләп язган.
Китапка истәлекләре кергән мәрхүмнәр янына аларның исән чордашлары Марсель Галиев, Рәдиф Сәгъди, Вакыйф Нуриев, Рашат Низами, Марат Закир, Галимҗан Гыйльманов, Камил Кәримов, Сәйдә Зыялы, Газинур Морат, Шаһинур Мостафин, Ләис Зөлкарнәй, Зиннур Хөсниярларны да өстәсәк, ул елларда тулы бер буын талантлыларның Остаз тирәсенә тупланганлыгын күрербез. Хәтта Мәгъсум абыйдан бер-ике генә яшькә яшьрәк Зәки Зәйнуллин да, китапта истәлеге белән катнашып, язмасын "Остазларымның берсе" дип исемләгән. Бер әңгәмәсендә шагыйрь Нияз Акмалның: "Яшь авторларны да укырга вакыт каламы?" - дигән соравына "Вакытны табарга туры килгән чаклар да еш була. Ә шулай да менә соңгы елларда талантлы авторлар булуына шатланам. Зиннур Хөснияр, Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Марат Закир кебек хикәячеләребез бар", - дип җавап биргән. Шул кешене ничек остаз дип, иҗатташ-чордаш дип хөрмәтләмәсеннәр инде?! Остазыннан 29 яшькә "генә" яшьрәк Газинур Морат аңа багышланган "Яшьти" исемле шигырен мондый юллар белән тәмамлый:
...Тәкъдир белән гәптәш иде ул.
Яшьти иде...
Юкса үзе минем
Әткәй белән яшьтәш иде ул.
Китапта М.Хуҗинның энеләре-сеңелләре һәм кызлары истәлекләре дә урын алган.
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.
Балтач районы,
Карадуган авылы.
Чыганак: http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12268&file=91.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев