Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Миңа бары син кирәк” (+фоторепортаж)

Ел да 15 майда – табигатькә җан өрелгән чакта Халыкара гаилә көне үтә.

Социаль челтәрләр аша бер-береңә гаилә көне белән дигән котлаулар йөри, районда үрнәк гаиләләр барлана. Быел да 50, 55, 60 ел бергә гомер иткән 13 парны район мәдәният йортының язылышучылар залына чакырып, зурладылар. Бөрбаштан Нурсилә һәм Мәгъфүр Галимуллиннар,  Альмира һәм Гайфетдин Мифтаховлар, Флюра һәм Дамир Гыйльметдиновлар, Әлфинур һәм Рәхмәтулла Нотфуллиннар, Салавычтан Дания һәм Рәдиф Нәфыйковлар, Чепьядан Нина һәм Лев Хрисановлар, Фидания һәм Сәлихҗан Сабировлар,  Субаштан Сәминә һәм Әхмәтгәрәй Гыйльфановлар, Балтачтан Гөлҗәүһәр һәм Минзакир Сафиуллиннар, Нөнәгәрдән Зөһрә һәм Наил Закировлар, Наилә һәм Котдус Бурнашовлар, Зәйнәпбану һәм Нуртдин Гафиуллиннар, Гарифәбану һәм Фәрит  Низаметдиновлар – Алтын, Зөбәрҗәт, Бәллүр туй ияләре. Сугыш арты авыр елларда кавышкан парлар, инде ярты гасыр гомер бер-берсенә гашыйк ярлар – гаилә кыйммәтләрен аңлап бетермәгән хәзерге буын яшьләренә чын мәгънәсендә үрнәк алар.

Гаиләдә сабый туу шатлыгын кичергән чакны өлкәннәребез дә искә алсыннар, дип, бәйрәм чарасына яңарак кына балалары туган яшь парларны да дәшкәннәр иде. Балтач бистәсеннән Нурия һәм Азат Николаевлар, Рузия һәм Илшат Хәсәновлар Нияз һәм Илсинә исемле сабыйларын бәйрәмгә үк алып килгәннәр, әлеге сөйкемле, мәхәббәтле гаиләләргә район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфуллин “Ана капиталы” сертификаты тапшырды. Гаилә көненә хәзерлек уңаеннан, район ЗАГС бүлеге балалар арасында “Минем гаиләм” дигән бәйге дә игълан иткән иде, бәйрәм тантанасына биредә катнашып җиңүчеләрне дә чакырганнар иде. Дорга балалар бакчасыннан Азалия Волкова беренче урынны алган, бистәнең 1нче номерлы балалар бакчасына йөрүче Ильмир Сәлахов икенче урынны, шулай ук бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасына йөрүче Ләйсән Закирова өченче урынга лаек булган. Сабыйларга да бүләкләр тапшырылды.

“НИНДИ БАБАЙ БУЛЫЙМ МИН!”

Әнә шулай диде миңа Чутай авылыннан Фәрит абый, 18 яшьлек егет әле мин, дип тә өстәде. Һәм сөйләшүне иптәше Гарифәбануга тапшырып, нөнәгәрлеләр янына “качты”. Әби белән әңгәмәне төгәлләмичә, килеп тә карамады, гәрчә, карап торышка, сүз куертырга яратса да. 

1959 елның 15 маенда кавышканнар алар, һәм нәкъ менә унбишендә бергә гомер итә башлауларына 60 ел булган. Икесе дә Чутай егете һәм кызы. Өч ел очрашып йөргәннәр. Җитез кыз Гарифәбану авыр эштән курка торганнардан түгел, фермада берүзенә кырык үгез тәрбияли, мич чыгаруда да катнаша, Йөрек тау башларына таш чыгарырга да йөри. 25 елдан артык   тракторда эшләгән  Фәрит абый да гел уңганнар рәтендә. Колхозның да алдынгы чаклары. ”Безнең Чутай халкы бик эшчән иде, – ди Гарифәбану әби. – Шуңа да колхоз һаман алдынгы булды. 4 бала үстердек, 1 ул һәм 3 кыз. Бер кызыбызның гомере озын булмады, бөеренә салкын тиеп, мәрхүм булды җанкаем”.

Бүгенге көндә өлкәннәр үзләре генә гомер итә. Кызлары Казанда, дүрт оныклары бар. Уллары авылда башка чыккан. Бу урында әби белән шыпырт кына серләшеп аласы иттем, хәзерге заман яшьләре колагына элерлек акыллы сүзләр ишетмәмме икән?

– Башка чыкканда әти- әниләр үпкәләргә мөмкин, ә сез ул һәм киленегезнең бу адымын ничек кабул иттегез?

– Безнекеләр ташламады, әле дә ташламыйлар. Алай тавышланып тормадык, аерым торасы килебрәк рәвешләре булгач кына рөхсәт бирдек, каршы килмәдек.

– Соңгы елларда гаииләләр таркалу очрагы күбәеп китте. Гаиләне саклап калу өчен нинди булырга кирәк соң?

– Сабырлык, бары тик түземлек кирәк. Менә мин кайнана, әби, килен белән дә бик озак яшәдем. Ул вакытларда кияүдән кайту бик оят әйбер иде.

– Түзсәң, аннан соң җайлашып китәме? Ничә ел түзәргә кирәк?

– ...

– Җавап бирә алмыйсыз, димәк?..

– Без эшләп яшәдек, арып кайткач  әллә нинди уйлар белән мәшәкатьләнергә вакыт булмады. Бер-берең белән тигез торгач, ул хакта нигә уйларга инде?!

– Гаиләдә кем хуҗа, сезме, Фәрит агамы?

– ...көлә

– Кем күбрәк өйрәтә,  шуны эшлик, моны эшлик ди?

– Шуны шулай итәрбез дип иң башта мин әйтәм, ә ул тыңлый.

– Гомер буе шулаймы?

– Әйе, 60 ел буе шулай (елмая әбием). ...Ходайга шөкермен. Яшьләр сугыш афәтләре күрмәсен, еллар тыныч булсын. Рәхмәт, Рәсәй Президентына, пенсияләрне вакытында бирдертә, рәхмәт, Минтимер Шәймиевка – газлы, сулы итте.

Тантаналы чараның кунакларын газетага һәрберсен аерым бирерлек һәм без шулай эшләрбез дә, Алла боерса. Аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре ЗАГС мөдире Зөһрә Әхмәтханова Алтын туйлар китабына кул куярга дәшкәндә дә ачык чыгылды. Ил, район җитәкчелегенә карата рәхмәтле, итәгатьле булулары район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәрберсенә җылы юрганнар, чәчкәләр, мактау таныклыклары тапшырганда да күренде. Район хатын-кызлар оешмасы рәисе Фирая апа Хәкимҗанованың һәр әйткән җылы, мәгънәле сүзләрен хуплап утырдылар, районның ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин районыбызның каймагы дип бәяләде үзләрен. Берсеннән-берсе эчтәлекле җырлар җаннарын иркәләде, алдагы көннәргә өмет чаткылары бүләк итте. Күзләр тимәсен, сезгә, кадерле парлар, әле тагын бик озак еллар куллар-кулда килеш, бер уйда, бер теләктә булып, һәм картаймыш көннең тылсымлы сүзенә сыенып яшәргә язсын: “Миңа бары син кирәк”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев