Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мифтагы кодрәтле титанга тиң хезмәт

Хәзерге вакытта ул өлкән тикшерүче һәм дә шулай ук тикшерүче, юстиция лейтенанты белән бергәлектә эшне алып бара

1963 елның 6 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы фәрманы нигезендә, эчке эшләр органнарында рәсми рәвештә тикшерү бүлеге оеша. Шул көннән башлап әлеге дата тикшерү органнарының һөнәри бәйрәм көне буларак билгеләп үтелә. 60 ел дәвер эчендә тикшерү органнарында аз хезмәт куелмады, һәр буын горурланып сөйләрлек эшләр турында бик күп китаплар язылды, фильмнар төшерелде. Һәм менә бүгенге көндә тикшерү органнарын гражданнарның тынычлыгын һәм дәүләтнең тотрыклылыгын үз җилкәсендә күтәреп торучы мифтагы титан Атлантка тиңләрлек тулы нигез бар.

Тикшерүче гаепледән сорау ала, зыян күрүче белән аралаша, аның адвокаты белән сөйләшә, экспертизалар үткәрергә куша, кыскасы, оператив-тикшерү төркемен оештыра. Чын тикшерүче юридик белем һәм аналитик акыл белән генә чикләнеп калмый, кешенең психологиясен дә яхшы аңлый, килеп туган хәлне дә прогнозлый белә. Безнең Балтач районының эчке эшләр бүлегендә гомер-гомергә шундый кешеләр эшләде дә инде. Әлеге хезмәт оешуга тикшерүче итеп Ришат Абдрахманов билгеләнә. Ул 1968 елга кадәр хезмәт куя, аннан аны, 1970 елга кадәр, Ильяс Мозаффаров алыштыра, аннан соң аның урынына Смәел авылы егете Гыйльмулла Шакиров килә. Гыйльмулла әфәнде 1978 елга кадәр эшли. Аны эчке эшләр башлыгы урынбасары итеп алгачтын, тикшерү эшләрендә милиция хезмәткәрләре эшләп тора. Ул чакта милиция башлыгы Илдус Әхмәтҗанов була, ул югары белемле Галия Курамшинага тикшерү органнарында эшләргә тәкъдим итә. 1984 елда тагын бер тикшерүчегә штат булдырыла, әлеге урынга участок инспекторы булып эшләгән Фәрит Галимуллин билгеләнә. 1989 елның апрелендә, ул чактагы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ринат Динмөхәммәтов шулай ук участок инспекторы Виталий Камаевны тикшерүче итеп билгели. Инде бу вакытта Галия Таҗетдинова (Курамшина) өч кешелек оператив төркемне җитәкли башлый. 1990 елда Фәрит Галимуллин җитәкче урынбасары булып күчкәч, эшкә Мансур Нәҗиповны алалар. Галия Таҗетдинова кул астында әле тагын Рөстәм Шакиров, Йосыф Муллагалиев, Фәрит Сәйфетдинов, Азат Сабиров, Инсаф Сабиров, Айдар Бариев, Рөстәм Газыймов эшли. Галия Мәхмүтовна лаеклы ялга киткәчтен, оператив тикшерү төркемен Виталий Камаев җитәкли. Рамил Хафизов, Леонид Камаев, Рафил Шәймөхәммәтов, Илһам Ибраһимов, Нургаяз Гапсәләмов та әлеге бүлектә эшли. Буыннар алышына, остазлар ялга китә – юстиция подполковнигы Рөстәм Газыймовның тикшерү бүлеге белән җитәкчелек итүенә дә 17 ел. Хәзерге вакытта ул өлкән тикшерүче, юстиция капитаны Ирек Галимуллин һәм дә шулай ук тикшерүче, юстиция лейтенанты Екатерина Петрова белән бергәлектә эшне алып бара.

– Үзләренең намуслы хезмәтләре белән тикшерү органнарында якты эз калдырган ветераннарыбызны, биредә эшләгән иптәшләрне 60 еллык юбилеебыз белән котлап, илләргә дә, эшебездә дә тынычлык, гаиләләребезгә бәрәкәт телисе килә, – ди Рөстәм Газыймов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тикшерү