Михаил Чупанов: «Клубыбыз юк, җыелып сөйләшәсе булса, авылдашларны үземнең капка төбенә җыям»
Гомерләре буе биредә яшәп, авылның гөрләгәнен дә, сүнеп барган вакытын да күрергә насыйп булган авыл агайларына бик авыр шул
Махсус проектыбыз - «Кече авылдан зур ватанга» кысаларында районыбыз авыллары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүгенгесендә Иске Чепья авылының үткәне һәм бүгенгесе хакында укый алачаксыз. Киләчәге булырмы бу авылның? Авыл халкы үзе дә шикләнә...
Иске Чепья авылы Арбор елгасының уң ягындагы үзәндә, Чепья-Смәел юлы өстендә урнашкан. Ул Чепья авыл җирлегенә керә. Бу авыл урнашкан тирәләрдә борынгы чорда удмуртлар, аннан соң марилар яшәгәнлеген раслый торган дәлилләр һәм риваятьләр бар. 18нче гасырның уртасыннан Мамадыш төбәгеннән килгән керәшеннәр бүгенге авылга нигез салганнар. Ә бу тирәдә яшәүче удмуртлар күченеп, Чепья авылын нигезләгәннәр. Авыл исемендәге «иске» сүзе бу авылның Чепьяга караганда борынгырак булуын раслап тора.
1930 елда әлеге авылда 701 кеше яшәсә, 1950 елда хуҗалыклар саны 81гә, ә инде 2009 ел башында 27гә генә калган, бүгенге көндә гомумән дә авылда нибары 15 хуҗалык бар.
Элек-электән биредәге халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Кием тегүчеләре дә булган. Иске Чепья осталарының кышларын авылдан-авылга кием тегеп йөрүләрен әле бүгенге көн өлкәннәре дә хәтерли.
Биредә 1965 елда клуб, 1995 елда башлангыч мәктәп өчен махсус биналар ачыла. 1964-1965 елларда авылга электр челтәре сузыла, 1991 елда су кертелә, 1996 елда авыл йортлары табигый газ челтәренә тоташтырыла. 2009 елда биредә клуб, башлангыч мәктәп, фельдшерлык пункты, кибет, мөгезле эре терлек үрчетүче ферма бар, дип күрсәтелә тарихи чыганакларда, ләкин инде хәзер авылда бер генә объект та юк. Авыл бүгенге көндә ничек яши, әлеге сорау белән авыл старостасы Михаил Чупановка һәм әлеге авылда гомере буе яшәгән Борис Андреевка мөрәҗәгать иттем.
- Кибет ябылганнан соң атнага бер тапкыр автолавка килә башлады, кирәк товарларны шуннан алабыз, медпунктка Мельничная авылына йөрибез, балалар бакчага һәм мәктәпкә күршедәге Чепья авылына йөреп тәрбия һәм белем ала. Клубыбыз юк, җыелып сөйләшәсе булса, авылдашларны үземнең капка төбенә җыям, барлык проблемаларны, борчыган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез, - дип сөйләп узды Михаил әфәнде.
Авыл урамнарына, андагы йортларга күз салсаң, күпчелеге инде күптәнге икәне күренеп тора. Дөрес, арада заманча, зурлары да бар.
- Иске Чепьяда күпчелеге керәшеннәр яши, арабызда шулай ук татарлар да, удмуртлар да бар, - дип сүзгә кушылды Борис әфәнде. - Авылыбызда егерме йорт бар, шуның унбишендә әле яшиләр, бишесе инде хуҗасыз тора. Авылдашларның күпчелеге инде лаеклы ялдагы кешеләр, хезмәт яшендәгеләр, балалар кимеп бара. Авыл да бетәр инде, киләчәге бардыр дип ышанмыйм, - ди 70 яшенә җитеп килүче Борис әфәнде. - Элек авылыбыз гөрләп тора иде, үзебез генә белгән урам атамалары да бар иде. Әйтик, Пүчинкә, Себер тыкрыгы, Каз тыкрыгы... Фермалар да бар иде, тавыкныкы, бозауныкы, сыерныкы... Бар да бетте шул. Мин белгәннән бирле генә колхозда тугыз рәис алышынды. Авылдашларның күбесе Вятка Аланына яки Кызыл Аланга китеп урнаштылар. Шулай итеп 34 йорт бетте.
Гомерләре буе биредә яшәп, авылның гөрләгәнен дә, сүнеп барган вакытын да күрергә насыйп булган авыл агайларына бик авыр шул. Күрше Тарханны да телгә алдылар алар, инде бетте дигән авылга да бүгенге көндә йорт салучы бар икән, бездә дә шулай салсалар гына инде диләр. Авыл урамы буенча мәктәптән кайтып килүче укучы балаларны күргәч тә күңел түрендә ниндидер өмет чаткысы уянды әле.
Ә бәлки бетмәс, бәлки яшәтүчесе, яшәртүчесе табылыр. Бирегә йорт салырга теләүчеләр өчен табигате бик матур, җирләребез дә уңдырышлы, дип сөенәләр. Күп итеп мал асрыйлар, көтүгә генә дә утыздан артык тана һәм сөтлебикәләр йөри, алар да инде заманча көтүче күзәтүе астында – электрокөтүче карамагында. Көтүгә малларын йөртмәүче хуҗалыклар да бар икән, алар үзләре янындагы болыннарга арканлыйлар. Үзара салым акчасына ел саен авылда нинди дә булса эш башкарыла, мәсәлән, авыл эчендәге юлларга вак таш түшәлгән, янгынга каршы гидрантлар куелган, чишмә төзекләндерелгән, быел исә, зират коймасын яңартуга тотыначаклар. Су бетсә, авыл халкы Михаил абыйның номерын җыя, кышын юллар вакытында чистартылмаса яңадан телефон шалтырый, тик авыл старостасы бу гозерләрнең берсен генә дә җавапсыз калдырмый, тырыша, сөйләшә, булдыра. Шуңа да Михаил әфәнде авылда бик абруйлы кеше. Авылларында гына түгел, дүрт дистә елдан артык тракторчы булып эшләгән «Труд» хуҗалыгында да хөрмәт итәләр аны. Бүгенге көндә ул тормыш иптәше Галина белән балалар, оныклар янәшәсендә бергәләп, гөрләшеп яши.
Керәшеннәргә хас бәйрәмнәрне дә берләшеп, күңелле итеп үткәрәләр авылда. Яфрак бәйрәмендә Чепья зиратына барып, мәрхүмнәрне искә алалар, алар рухына догалар кылалар. Питрауны Биктәш авылына төшеп бәйрәм итәләр, ә пасханы авылдашлары белән бергәләп, барлык гореф-гадәтләрне саклап үткәрәләр.
Борис әфәнденең авыл буенча язып барган мәгълүматлары бар икән, анда язылган кызыклы фактлар белән таныштырды ул. Әйе, авылның бетеп барганын аңласа да бу турыда сүзне куертырга теләмәде ул. Ә менә үзе хакында кызыксынгач, сөйләде. Борис әфәнде 1973 елдан колхозда шофер булып эшләгән. «УралАз», «ГАЗ-52», «ГАЗ-53», «Урал» машиналарында йөргән ул, хезмәт юлында төрле эшләр башкарса да, иң күңеленә кереп калганы Чепья авылында музей төзелгән вакытта шунда кирпеч ташуы.
Авыл өчен мондый янып яшәүчеләр булганда ул, әлбәттә, яшәячәк әле. Кем белә бит, әллә киләчәктә гүзәл һәм мул табигатьле әлеге авылда да тормыш яңа баштан кайный башлар. Һәм бүгенге көндә авыл яшәмәс инде, бетәр, дип борчылып йөрүчеләр аның янәдән күтәрелеп китүен күреп, бүгенге көндә үзләре керткән зур тырышлыклары өчен тагын бер кат сөенер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев