Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәмилә Абдуллина фикеренчә, инглиз телен әйбәт белер өчен бала татар телен яхшы белергә тиеш

Ярак Чурма авылында яшәүче, сигез балалары булган Абдуллиннар гаиләсе өй шартларында сабыйларын инглиз телендә иркен сөйләшергә өйрәткән

(Балтач, 12 февраль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Балтач районы Ярак Чурма авылында яшәүче, сигез балалары булган Абдуллиннар гаиләсе өй шартларында сабыйларын инглиз телендә иркен сөйләшергә өйрәткән. Бу гаилә бүген үзәк китапханәдә Балтач район советы сессиясендә катнашырга килгән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.

"Инглиз телен өйрәнү өчен балага татар телен яхшы белергә тиеш. Чөнки татар теле инглиз теле белән яңгырашы буенча аваздаш, шуңа балаларга сүзләрне өйрәнү җиңел”, - дип аңлатты "Татар-информ" хәбәрчесенә үз методикасын Җәмилә Абдуллина.

Әни кеше әйтүенчә, инглиз теленә кызыксыну уятырлык балалар китаплары китапханәләрдә җитәрлек. Җәмилә Абдуллина әйтүенчә, алга таба белемнәрне көндәлек ныгытырга кирәк. "Мин балаларга сүзләрне ике телдә дә әйтәм. Мәсәлән, бу - "ишек - door" дим. Алар ишек сүзен өйрәнә. Аннары җөмләләрне өйрәнәбез - "ишек ябыла - door close”. Шулай итеп алар җөмләләрне дә өйрәнә башлый", - дип аңлатты ул һәм балалары белән инглиз телендә аралашып күрсәтте.

 

Фото: Рәмис Латыйпов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия