Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Милләтнең йөзек кашлары

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының районыбыздагы бүлеге оешып эшли башлауларына ун ел булуны билгеләп үтте

27 май көнне Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы төбәкара «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы Идрисова районыбызга җирле бүлек вәкилләрен юбилей белән котларга килде.


"Ак калфак«лылар районыбыз күләмендә дистә ел хезмәт куйсалар, дөньякүләмендә инде аларның утыз өч еллык эшчәнлекләре бар.

Бөтендөнья татар конгрессының (конгрессның райондагы җитәкчесе — Вакыйф Зәкиев) «Без бергә, безнең көч — бердәмлектә» дигән девиз кысаларында алар Балтач җирлегендә генә дә тәрбияви юнәлештә бихисап күп эшләр башкара алдылар. Җитәкчеләре Зөлфирә Камалова заманында бакча мөдире булып эшләгән гаять тә булдыклы ханым, районыбызның мактаулы гражданины, хәзер исә ак калфаклылар белән бергәләп тарихка алтын хәрефләр белән язылырдай хезмәтләр башкара — юбилей көнне дә аның үгет-нәсыйхәте белән 1нче номерлы бакчада «Бәхетле гаилә нигезе — ул балалар бакчасы белән бердәм хезмәттәшлек итү, дус- тату булып, үзара ярдәмләшеп яшәү» дигән темага ачык чара әзерләгәннәр. 1976 елдан бирле бистәбездә игелекле хезмәттә булган, бүгенге көндә 93 сабыйны үзенә сыендырган, егерме бер еллык хезмәт тәҗрибәсенә ия Гөлүсә Хәйруллина җитәкләгән балалар бакчасының ундүрт педагогы оештырган үзенчәлекле, мәгънәле чараларның һәрберсендә мән бар, тормышчанлык-лары белән күңел түренә үтеп керәләр. Керәшен татарларының милли киемнәреннән, җыр-бию белән Фроловлар гаиләсенең каршы алуларын гына күрегез: гаилә күрке булган милли ризык-лар арасында үзгә тәмгә ия керәшен тәбәсенә кадәр бар. «Ярдәм янәшә», «Тылсымлы куллар», «Милли бизәкле чәч кыстыргычы», «Татар халык ашлары, «Гаилә ядкарьләре», «Умартачылык» — әлеге күргәзәмәләр гадәти генә түгел, алар җанлы, биредә әти дә, әни дә бар, оныкларын әби белән бабай да эшкә өйрәтә: кайсы токмач кисә, кайсы бал аерта... Букчага милли бизәк төшерү, капкейклар бизәү, экооста, токмач кисү, мин төзүче булам дигән өмә күренешләре, утын әзерләү, базар күренеше йолалары юкка гына куелмаган биредә — алар безнең татарлыгыбызны яңартып, әби-бабалардан калган күркәм өмәләрне кире кайтартуга өнди. Экологик тәрбия кысаларында балалар бакчада яшелчәләр утырта, чәчәкләр үстерә.


Балалар бакчасының эшчәнлеген карагач, эзлеклелек югалмады, делегация вәкилләре Сос-на төп гомуми белем мәктәбенә юл алды. Юлда барганда «Ак калфак» эшчәнлегендә шагыйрә буларак кына түгел, оста яучы буларак та танылган Мәгъмүрә Хөрмәтуллина шигырьләрен уку белән беррәттән, табыштыру-кавыштыру алымнары белән дә таныштырды, йөз парны кавыштырдым дияр өчен бары тик бер генә пар җитми кала икән, Мәгъмүрә ханым бу өлкәдә җитди эзләнүдә, үзе генә булган хатын-кызны күрсәм, сез ялгыз түгелме, ир-егет очраса, сез буйдак түгелме, дип сорыйм ди ул. Әлбәттә, елмаясы килә, әмма ул кавыштырган парлар матур гына гомер кичерә килә. 


Сосна авылы мәктәбендә аккалфак-лыларны авыл җирлеге башлыгы Фәнил Габдрахманов белән мәктәп директоры Иңгел Галимов каршы алды. Күргәзмәгә дәштеләр. Гүзәллеге, уңганлыгы-булганлыгы белән бар татар дөньясын сокландырган, татар халкының милли бизәнү әйберләрен ясау остасы Гүзәл Габидуллина да биредә, чулпылары-алкалары, хәситәсе-калфагы күзләрне иркәли, бәяләре дә алмаслык түгел. Мәктәптә тагын шәмаилләр дә ясыйлар, рәсем сәнгате белән дә шөгыльләнәләр, үрүләр-чигүләр... Музей аерым игътибарга лаек, биредә язмача мәгълүматлар, мөһим документлар күп, алар тарихи кыйммәткә ия булулары белән кадерле. «Яшь буынга мирас булып бара милләтемнең рухи хәзинәсе» дигән музыкаль кичәдән соң, кунакларыбыз мәктәпнең милли тәрбия өлкәсендәге хезмәтләрен бәяләп, фикерләрен җиткерделәр. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында милли белем бирү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Лилия Сәхбиева үзенең чыгышында районның мәгариф өлкәсендә барган милли эшчәнлеккә соклануын белдерде. Чыннан да, биредә үзгә милли моң, егетләре җырлаганда уйга чумасың, Сосна чабатасы үзе генә дә ни тора — тамашачыга җиткерү алымы, бию үрнәге белән аерыла. 


Аккалфаклылар юбилей табынына тау кадәрле уңай хис-кичерешләр белән җыелды. Хезмәт төбе-хөрмәткә әйләнде, бик күпләр бүләкләнде ул кичәдә. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин туган ягыбызның рухи кыйммәтләрен кайгыртып яшәүче милләтебезнең йөзек кашларын бүләкләргә килде, горурлануын белдерде, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм танылган шагыйрә-язучы Фәридә Шакирова сүзләренә иҗат иткән «Ак калфак» гимны белән тәмамланды. Телебезне, милләтебезне саклау-да, гореф-гадәтләребезне яңартуда аккалфаклыларга алга таба да уңышлы эшчәнлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Ак калфак»