Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Милли герой яки Чепьяга мин кабат киләм әле (+фото)

15 сентябрь көнне Чепья урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары һәм укытучылары велосипедчы-сәяхәтче белән очрашты.

Дмитрий Бушмакин Хельсинки-Чемурай маршруты буенча велосипедта сәяхәт итәргә алынган яшь егет. Бу якынча 7000 чакрым араны үз эченә алган өч айга сузылган сәяхәт. Дмитрий әйтүенчә, әлеге сәяхәт удмур халкы яшәгән Европа шәһәрләреннән алып, әлеге милләт вәкилләре нигез салган көнчыгыш авылларына кадәр дәвам итә. Таллин, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан – әлеге шәһәрләр инде артта калган. Балтачта, төгәлрәге, Чепьяда бөек сәяхәтчене без үзебезгә кунакка чакырдык, чөнки мондый бәхет бит көн саен елмаймый.

Башта Дмитрий Җир шары тирәли сәяхәт итәргә уйлаган һәм моның белән ул яшьләргә удмурт халкының яшәү географиясенең нинди киң булуын исбатларга теләгән. Бу фикер аңа Себер авылларында яшәүче удмуртлар хакында белгәч килә, әлеге зур сәяхәт хакында ул ярты ел уйлап йөри, әмма грантлар ота алмау сәбәпле, үз хисабына кечкенәрәк  сәяхәткә кузгала.

Чепьяда Дмитрийны Җиңү волонтерлары 11 сыйныф укуычылары (сыйныф җитәкчеләре У. Г. Раимова) бик җылы кабул иттеләр. Ул үзен болай җылы кабул итәрләр дип күз алдына да китермәгән. Укучылар да, укытучылар да Дмитрийны сорауларга күмде, ә ул үз чиратында аларга ашыкмый гына җавап бирде. Бездән киткәч, берничә көннән соң Дмитрий Балтач районы турындагы хис-кичрешләре белән уртаклашты.

- Санкт-Петербургтан Мәскәүгә кадәр барганга караганда Мәскәүдән Төньяк Татарстанга мин тизрәк барып җиттем. Һәм мине биредәге табигать үзенә әсир итте. Мин тизрәк, Алесандр Ожмеков тәкъдим иткән һәм Наташа Жукова кунакка чакырган Балтач районына ашыктым. Балтачка 28 чакрым кала мин кайда төн кунасымны белми идем әле. Көндезге сәгать 3ләр иде. Бистәгә кадәр караңгы төшкәч тә барып җитә алам, әмма мине анда көтүче бармы, юкмы мин әле белми идем. Сәгать 3ләр тирәсендә Наташа мине Балтачта Екатерина һәм  Дмитрий Плотниковлар гаиләсе  кабул итәчәген хәбәр итте. Кояш батканда мин Балтачка килеп җиттем. Дмитрий мине велосипедта милләт герое дип каршы алды. Әлеге кушамат мине аптырашта калдырса да, бик куандым. Без урам буенча аларның өйләренә кадәр кайттык, әмма Балтачны күзәтү насыйп булмады. Бистәнең  үсештә булуы –  күп җирләрнең асфальтланган , светофор,тротуартлар, җәяүле күперләре аның булуы шәһәргә якын булуы турында сөйли. Екатерина һәм  Дмитрий мине бик җылы, дусларча кабул иттеләр һәм йокы алдыннан миндә аларда берничә көнгә кунакта каласы килү теләге уянды, чөнки аларда рәхәт һәм бик уңайлы иде. Кич белән без минем сәяхәтем, Татарстанда удмуртлар тормышы, алдагы көнгә планнар (бераз гына сәясәт турында да) хакында сөйләштек. Наталья телефон аша алдагы көнне иртәнге сәгать тугызда мине Чепья мәктәбендә көтүләре хакында хәбәр итте. Әмма мин беразга соңга калып килдем. Мәктәп ишек төбендә мине өч телдә сәламләп каршы алдылар. Мин исәнләштем һәм мине актлар залына дәштеләр, биредә халык күп иде. Мине укучыларның сәяхәтем белән ихластан кызыксынулары сокландырды. Бер сәгать эчендә мин сәяхәтем турында сөйләргә һәм берничә сорауга җавап бирергә өлгердем. Шулай ук укучыларның активлыгы, җавапларны игътибар белән тыңлаулары шаккатырды. Көньяк Кореяда булуым турында әйткәч, гадәттәгечә,зал белән дусларча көрсенү ишеттем. Шулай ук мәктәптә дүрт туган телне өйрәтүләре сокландырды. Балалар үзара туган телләрендә аралаша! Бу көнне әлеге күренеш минем өчен ачыш булды. Алдарак мине удмурт мәдәниятен саклауда армый-талмый эшләүче Леонид Сапожников белән очрашу көтә иде. Ул үз эшенә ышанучан, ялкынлы, энергияле кеше. Аның белән әңгәмә вакытында мин удмурт теленең Шушма диалектын ишеттем. Телнең үзгәрүен ишетү искиткеч, бу  аның яшәве хакында сөйли. Урыннарда телнең руслашуы хакында борчылалар, әмма сәяхәт вакытында телнең үзгәрешен ишетү тел яшәр дигән  тойгы уята. Укучыларның башка милли мәктәпләргә барып, удмурт диалектын ишетүләрен бик теләр идем. Ул кызыксынуга, аралашырга сәбәп булыр иде. Леонид миңа күп еллык хезмәте – “Шушма удмуртларының җырлары, биюләре һәм уеннары” дигән китабын күрсәтте. Ул Татарстан удмуртлары фольклорының ике томлык җыентыгы.  Һәм мин ул китапны  бик теләп укып чыктым. Анда 19 гасыр җырлары да бар. Җыентыкның басылмавы гына кызганыч. Әмма бер үкенечем калды – мин “Халыклар дуслыгы” музеенда булмадым һәм Шушма удмуртларының  мәдәниятен чагылдырган материаллар белән таныша алмый калдым. Бу, иң беренче чиратта, минем сәяхәт рәвешем белән бәйле, мин кайчан килеп җитәсемне төгәл әйтә алмыйм, юлда хәбәрләшү мөмкинлеге дә юк. Шуңа да Чепьяга мин кабат киләм әле.

Гөлзидә Газизуллина тәрҗемәсе

Наталья Жукова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев