Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Милләт җанлы хезмәттәшебез Ольга Плотникова күпкырлы шәхес

Газетаны яшәтү өчен мең төрле идеяләр белән янып иҗат иткән көнебез, ди республикада удмурт телендә нәшер ителүче бердәнбер басма җитәкчесе

Балтач районында дөнья күрүче “Азьлане” газетасы республикада удмурт телендә нәшер ителүче бердәнбер басма. Җитәкчесе Ольга Юрьевна Плотникоава бик ачык, аралашучан кеше, аның милләтпәрвәр булуы аеруча сокландыра мине. Ул коллективыбызда эшли башлагач, удмурт теле көне зурлап билгеләп узыла башлады. Милли киемнәрдән эшкә килеп, әлеге көн турында зурлап газеталарга язулары, социаль челтәрләрдә хәбәрләр, котлаулар урнаштыруларына барлык коллективыбыз белән сокланабыз.

Милләте өчен җан атып яшәгән хезмәттәшебез инде озак еллар районның “Кенеш” оешмасында вәкил булып тора. Телне, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә күләмле эш башкаручы әлеге оешма тормышында Ольга Юрьевнаның башкарган хезмәтләре бәяләп бетергесез.

Соңгы елларда “Азьлане” газетасы коллективы яшәрде. Элек бары тәрҗемәчеләрдән генә торган команданың бүген үз журналисты та бар.

– Иҗат коллективыбыз яшь, бу исә яңа идеяләр, яңа мөмкинлекләр дигән сүз. Элеккеге коллегаларыбызның башкарган хезмәтләрен лаеклы дәвам итә алуыбыз белән бик горурланабыз. Республикада удмурт телендә нәшер ителүче бердәнбер басма булган “Азьлане” газетасын киләчәктә яшәтү өчен мең төрле идеяләр белән янып иҗат иткән көнебез. Милләттәшләребез үз гореф-гадәтләрен, туган телен онытмаска тиеш. Быел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында әлеге мәсьәлә аеруча мөһим, – ди җитәкче.

Ольга Юрьевна район мәктәпләрендә, районыбызда һәм Удмуртия республикасында узган милли чараларда бик еш катнаша. Һәр очрашудан алган яңалыкларны, эш алымнарын үз практикасында уңышлы гына кулланып килә.

Бихисап күп төрле җаваплы хезмәтләрдән тыш, Оля матур күренешләрне, истәлекле вакыйгаларны фотога төшерергә ярата. Табигать күренешләре, миллилек аеруча күңелемә якын, ди хезмәттәшебез.

Оля Плотникова эшендә генә түгел, гаиләсендә дә мактаулы төп йорт килене, тормыш иптәше Евгенийга тугры хатын, балалары Полина белән Романга бик кадерле әни, якыннары өчен кайгыртучан, олы йөрәкле туган да әле ул.

Безнең белешмә: Ольга Юрьевна Плотникова Сизнер авылы кызы. Ижау шәһәрендә югары белем ала. Студент елларында Зур Лызи егете Евгенийга тормышка чыга. Укып бетергәч, авыл почтасында эшли. 2009 елда хезмәт юлын “Азьлане” газетасында тәрҗемәче буларак дәвам итә. Оля кечкенәдән җыр-моңга гашыйк кеше. Мәктәптә, авыл клубларында узган чараларда ул гел активлар рәтендә була. Студент елларында да сәхнәдән төшми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәттәш "Хезмәт" Азльлане