Миләүшә: “Балабыз кыю, әмма...”
Минем улыма 6 яшь. Ул - бик аралашучан, кыю, актив бала, әмма үзен яклый белми.
Сорауга Балтач мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче педагогик- психологик бүлек җитәкчесе Гүзәл Закирова җавап бирә:
- Сез улыгызны читкә кагуларыннан куркам дигәнсез, ә үзегез шул ук вакытта аны аралашучан, кыю бала буларак сурәтлисез. Шушы характер сыйфатлары аңа балалар бакчасына теләп йөрергә ярдәм иткән бит, димәк, мәктәптә дә ул югалмаячак. Ә инде башкаларның аны этеп-төртүләренә килгәндә, мөгаен, улыгыз монда бер проблема да күрми, шунлыктан сезнең киңәшләрегезгә дә колак салмый. Тик тынычланырга ашыкмыйк. Бала иптәшләренең читкә этәрүеннән куркып та үзен шушындый рәвештә тотарга мөмкин. Ягъни эчке психологик проблемалар аның үз-үзен тотышын үзгәрткән. Мин сезгә безнең педагогик-психологик ярдәм күрсәтү үзәгенә килергә киңәш итәм. Иң элек проблеманың асылына төшенергә кирәк, бергәләп җиңеп чыгарбыз дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев