Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөһим хәбәр: кызык - Балтач районында иң өлкән кияүгә – 63, кәләшкә – 56 яшь

2020 елның 16 гыйнвар көнендә Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә еллык коллегия утырышы узды.

2019 елга нәтиҗәләр, алдагы елга яңа бурычлар куелды. Узган ел республикада 24182 пар кавышкан, Балтач районында исә 185 пар гаилә корып яши башлады. 11 катнаш никах теркәлде, алдагы елда 8 никах иде. Елдагыча аерылышучылар да аз түгел. 
Республика буенча 13316 гаилә таркалган, безнең районда 50 гаилә таркалды, 
узган ел белән чагыштырганда 9 процентка кимүе күзәтелә.Гаилә кору кыйммәтләре дә үзгәрә. Ун ел элек кенә кызлар 25 яшькә кадәр кияүгә чыгып калырга тырышса, хәзер инде бу алай түгел. Егетләр исә 30 яшьләргә кадәр буйдак булып йөрүне кулай күрә башлаган. Ин өлкән кияүгә –63, кәләшкә –56 яшь.Татарстанда туучылар үлүчеләргә караганда күбрәк, Балтач районында да 10 елдан артык уңай демографик хәл күзәтелә. Туучы балалар саны үлүчеләргә караганда күбрәк.2018 елда район буенча 367 бала, 2019 елда исә 390 нарасый дөньяга аваз салды.Үлүчеләр саны 2018 елда 362, 2019 елда 355не тәшкил итә. Икенче һәм өченче балалар барлык туучыларның алтмыш процентын тәшкил итә. Беренче бала туу очраклары азайды. Белгечләр моны берничә еллык статистика белән чагыштыра. Әйтик, 2013 елда 26 меңнән артык сабый дөньяга килсә, узган ел аларның саны 13 мең булган. Район халкы шәһәрнекеләргә караганда балаларны күбрәк алып кайта. Иң өлкән әнигә 41 яшь, Балтач җирлегендә яшәүче гаилә, 5 нче балаларын алып кайттылар. 
Иң өлкән әти 55 яшьтә, иң яшь әни – 18, әти 21 яшьтә. Туучы балаларның 54 
процентын малайлар, 46сын кызлар тәшкил итә. Районыбызда узган ел 2 игезәк һәм 3 игезәк бала туды.1990 нчы елларда баланы күбрәк 25 яшьлекләр тапса, соңгы елларда моңа 29 яшьтә генә әзер булалар. Моңа, әлбәттә, гаиләне соңрак кору да сәбәпче. 
2019 елның эш нәтиҗәләре буенча Балтач районының ЗАГС бүлеге икенче урынга лаек булды. 

Зөһрә Әхмәтханова,

район ЗАГС бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев