Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөһим вакыйга якынлаша

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак. Әлеге мөһим вакыйга 10 елга бер тапкыр оештырыла .

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе чорында районыбызда 10 санау участогы эшләячәк. Райондашларыбыз әлеге участокларга мөрәҗәгать итә ала. Күпфункцияле үзәктә дә бер инструктор эшләячәк. Шулай ук һәркем «Дәүләт хезмәтләре» порталына кереп, интернет-исәпкә алуны үтә ала. Биредә электрон анкетаны үзең өчен генә түгел, ә гаилә әгъзаларына да тутырырга кирәк.
– Халык санын исәпкә алу кампаниясе барышында алынган мәгълүматлар милли проектлар һәм дәүләт социаль программаларын эшләгәндә, илнең демографик үсеш юлын билгеләгәндә файдаланылачак. Шуның өчен һәркем әлеге чараның мөһимлеген аңлап, үзе турында мәгълүматларны бирер дип ышанам, – ди район статистика бүлеге җитәкчесе Раушания Ганиева.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев