Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мин бик кирәкле кеше булдым”, ди 26 ел токарь булып эшләгән Рәкыйбә Фәхретдинова (фото)

- Һәм менә шуңа да эшемнең авырлыгын да сизмәдем, ир-ат эше дип уйлый да белмәдем, - дип өсти. - Эшеңнең, үзеңнең кирәклегеңне тою бик зур нәрсә бит ул, ул сиңа көч бирә, әйтеп бетергесез рәхәтлек китерә. Без яшь чакта бәхетемне эштә таптым дигән канатлы сүзләр бар иде, минем очракта бу...

Токарьлыкка очраклы гына килә ул. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, бер ел Казандагы 21нче һөнәр училищесында аппаратчы һөнәрен үзләштерә. Укыганда аларны зур заводларга экскурсияләргә күп йөртәләр. Менә шунда кыз күңелендә "их, миңа да токарь булырга иде" дигән фикер бөреләнә. Тик бу хыял чынга ашсын өчен әле башта биш ел Ленин исемендәге химзаводта эшләргә, авылдашы Гаязга тормышка чыгып, кабат туган авылы Иске Салавычка кайтып төпләнергә кирәк була.
Авылда башка эш юк инде дип тормый кыз. Фермага эшкә барасы килмәвен дә яшерми, ул чактагы колхоз рәисе Харис абый Галимуллин янына керә дә, станокта эшләргә теләвен әйтә.
-Токарьлар бик кирәк, эшлисеңме? - ди Харис абый. - Разия апаең өйрәтер...
Ә Разия апа Хөрмәтуллина ул чакта авыл-районда гына түгел, тирә-якта тиңе булмаган легенда. Аның осталыгына, сәләтенә, күз күрмәгән, колак ишетмәгән детальләрне ясый алуына сокланмаган кеше булмый. Ул чорның иң көчле инженерларын да гаҗәпкә калдырган ...
- Дөнья бәясе кеше иде ул, - дип искә ала мәрхүмә остазын Рәкыйбә апа. - Без аның белән бик килешеп, аңлашып эшләдек. Әле дә хәтеремдә, эшли башлагач та Разия апа миңа эшнең нечкәлекләрен аңлатканда бер миллиметрның да бик мөһим булуын әйткәч, "әй, минәйтәм, бер миллиметр нәрсә инде ул, аның аермасы да сизелми бит", - дим. Эшли башлагач, аңладым, миллиметрның йөздән, меңнән бер өлешләре белән эшләүчегә ул чыннан да зур сан икән.
Төгәллеккә өйрәтү өчендер инде, баштарак Рәкыйбәгә иң кечкенә диаметрлы - 5 миллиметр диаметрлы (!) шөрепләр ясаталар. Берәү булса, бик вак эш икән дип ташлап кайтып китәр иде, тик Рәкыйбә түгел. "Мин яшь чакта бик кызыксынучан, барысын да өйрәнергә тели идем шул, - ди ул үзе. - Шул кызыксынуга Разия апаның әллә ниләр ясавына соклану да өстәлгәндер инде, аның кебек эшләргә өйрәнү теләге зур булгандыр".
Өйрәнә кыз. Озакламый икесе ике бүлмәдә икешәр станокта эшли башлый. Ә эшнең иге-чиге юк. Ул бит әле запас частьларның бүгенге кебек сатуга чыккан еллары түгел. Вак-төяктән башлап, заводларда гына була торган катлаулы механизмнарны да үзләренә эшләргә, көйләргә, үзгәртергә кирәк була.Авылда да җылылык батареялары, соңрак газ кертәләр, башка йомышлар да җитәрлек - эшлә, эшләп өлгер генә. Әле безнекеләр генәмени! Районның барлык колхоз-совхозларыннан гына түгел, башка районнардан да бирегә киләләр. "Безнең колхоз ул чакта да бик нык иде бит, шуңа күрә куәтле станоклары да булгандыр инде, бездәге зур станок, мәсәлән, тирә-як районнарда да юк иде, шуңа да безгә киләләр иде", - дип искә ала Рәкыйбә апа.
Килеп кергән кеше станок артында хатын-кызларны күреп бер шаккатса, алар эшләгән идеаль детальләрне күреп, тагын да гаҗәпләнә. Әйе, Салавычның орчык кадәрле шушы ике кызы бернинди сызымсыз, кайда иске детальдән карап, кайда күзаллап, тимердән могҗизалар ясый. Тимердән генәме әле?! Агачтан да уклаулар, төрле зурлыктагы капкачлы, бизәкле савытлар (борыч савытына кадәр) ясый алар. Әле дә яшьлек истәлекләре дип саклый аларны Рәкыйбә апа. Ир-ат эшендә эшлим дип кенә хатын-кыз гүзәллеге турында да онытмый алар. Икесе дә гаилә җанлы, нечкә күңелле булып кала. "Ул чакта бияләен, оекбашын, шарфын, жилет-кофталарны барысын кулдан бәйлисе иде бит, гөлләрен дә үстердек, әле дә чәчәкләр, гөлләр бик яратам. Эшемне бик сагынам, әле дә төшләремдә күрәм. Пенсиягә дә чыгасым килмәде, соңгы елларда тавышлы эш булуы үзен сиздерә башлаганга гына киттем. Әле алай да 50 яшьтән чыга алсам да, 52гә кадәр эшләдем."
...Рәкыйбә апа белән сөйләшкәннән соң сиксәненче еллар романтикасы искә төште, оптимистик рух, якты идеаллар, хыялый тормыш исе килеп китте.
Сулда Рәкыйбә апа, уңда Разия апа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250