Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин гаиләмне яратам

8 июль – Россиякүләм “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” буларак билгеләп үтелә. Быел әлеге бәйрәмгә 10 ел була. Бәйрәмнең символы – ромашка чәчәге.

Бүген, ягъни 6 июль көнне район мәдәният үзәгендә “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова “Волонтер” активистлары белән берлектә “Мин үземнең гаиләмне яратам” дип аталган акция уздырдылар. Әлеге чарада яшь гаиләләргә Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Яшь гаиләне котлап, волонтерлар аларга ромашкалар һәм шарлар бүләк итте. Әлеге акция яшь гаиләләрдә генә түгел, оештыручыларның үзләрендә дә уңай тәэсир калдырды. Яшь парлар, сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлеге телибез, дип хәбәр итәләр район социаль яклау бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә