Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мин ни өчен сайлауга барам?” – 2

Мөбарәкҗан Фәтхетдинов, мәгариф ветераны:

- Республикабызда болай ук әһәмиятле үзгәрешләр булмаса, мин ни өчен сайлауга барам икән, дип уйланыр идем бәлки. Соңгы вакыттагы вакыйгалар һич кенә дә икеле-микеле уйларга урын калдырмый. Дөньякүләм масштаблы спорт уеннарын безнең буын телевизордан гына карап күнеккән. Яшьләр аны хәзер Казанның үзенә барып күрә алды. Цивилизацияле, алга киткән илләр рәтенә басу теләге Татарстанда яшәүче халыкның тормышын җиңеләйтә генә. Шуңа да мин Татарстаным, шулай ук Балтачым белән горурланам һәм сайлауга балаларымның, оныкларымның бәхетле тормышы хакына, һичшиксез, барам.

Гөлия Хәбибуллина, сәнәгать тармагы хезмәткәре:
- Мин илнең тыйнак бер гражданины буларак, сайлауларга баруны гражданлык бурычым икәнлеген яхшы беләм. Илдә булган мондый сәяси вакыйгаларның берсеннән генә дә читтә калганым юк. Улым кебек яшь буынның киләчәге имин, якты, бәхетле булсын өчен тавышымны ышанычлы кандидатка бирәчәкмен. Бу тормышта һәркем өчен иң кадерле нәрсә - ул сәламәтлек һәм тынычлык, Президент кеше медицинаны тагын да ныгытыр, Украинадагы кебек канкоешларга бездә юл куелмас, дигән фикерне алга сөрәм.
Илгиз Васильев, полиция хезмәткәре:
- Илдә полиция хезмәткәрләренә карата өстенлекләрне хуплыйм. Хезмәтемне яратам, гаиләмне хөрмәт итәм, туганнарым белән горурланам, тормышым бөтен - Балтач районында яшәү бик ошый, универсиада вакытында башкаладагы иминлекне саклауда да өлеш керттем - шуңа да сайлауларга ихлас күңелдән, ил-көнебезгә иминлек, Татарстан һәм районыбыз халкына якты киләчәк теләп барам һәм тавыш биргән кандидатның алгы көннәребез өчен ышанычлы яклаучы, үз халкын саклаучы, аңлаучы Илбашчы булачагына инанам.

Резеда Зарипова, район үзәк китапханә директоры:
- Татарстан үзенең булдыклы дәүләт булуын раслады, әле һаман да чит илләрне шаккатыруын дәвам итә. Башкалабыз Казан меңеллыгына хәзерләнү белән генә чикләнмәде, нинди көчле Универсиаданы кабул итеп алды, су спорты төрләре буенча Чемпионатта бөтен дөньяны сокландырды. Шагыйрь әйтмешли, хәзер безгә дөнья базарында Бик күп илләр бирә сәламен. Мондый зур чараларны уздыру өчен кыю йөрәкле булырга кирәк. Булачак Президентыбызның да шундый нык ихтыярлы шәхес булачагына шигем юк.
Фикерләрне З.Шакирова туплады.
Фото: http://realnoevremya.ru/news/13400

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250