Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мин ни өчен сайлауга барам?” – 3

Леонид Сапожников, Сырья авыл клубы мөдире, Республика удмуртларының "Кенеш" милли-мәдәни автономиясенең райондагы җитәкчесе: "Удмуртлар, шул исәптән сырьялылар бердәм халык.

Балалар бакчасы, мәктәп, клуб булганда авылыбыз яши әле. Авылыбызда 25 яшькә кадәрге 80 бала һәм яшь кеше бар. Аларның иң зур хыялы - авылда заманча спорт мәйданчыгы булдыру. Бәлки киләчәктә тормышка ашар. 2013нче елда клубыбыз да өр-яңа шикелле итеп ремонтланды бит. Сайлауларга да якты уйлар белән барабыз.
Рәхимә Мәрданова, Карадуган авылы, пенсионер: "Сайлауларга гаиләбез белән барабыз. Киләчәгебезне билгели торган бик мөһим сайлау бу. Президентыбызны һәм шунда ук җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлыйбыз, алдагы көннәребезнең өметле һәм имин булуын телибез".
Петр Чернов, Чепья авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе: "Чепья авылында чиркәү төзелеше эшләре дәвам итә. Илебездә иминлек булганда милләтләр арасындагы дуслык дәвам итәчәк. Илебезне үстерүче, халыкка файда китерүче, гадел җитәкче килүенә ышанабыз һәм шушы якты өмет-хыяллар белән сайлауларга барабыз".
Маргарита һәм Денис Васильевлар, Биктәш авылы: "Беребез - мәгариф ветераны, икенчебез полициядә эшләп лаеклы ялга чыкты. Гомеребез буе халык белән эшләдек, сайлауларга бармый калган чагыбыз булмады. Кем генә сайланса да, законнарны яхшы белгән, аларны үтәүче, үрнәк булырдай җитәкче булсын. Президент та, җирлектәге депутатлар да халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, тормыш-көнкүрешләребезне тагын да уңайрак итү өчен үзләреннән өлеш кертсеннәр иде".
Галина Васильева, Кече Лызи авылы, редакциябез ветераны: "Азык-төлеккә бәяләр үсүне сайлап куелган җитәкче күзәтү астына алсын иде. Хезмәт хаклары, пенсияләр вакытында бирелеп барса, тормыш алып барырга була. Сайлауларга баруыбызның сәбәбе - якты, матур киләчәк өчен тавыш бирү".
Фото: http://realnoevremya.ru/news/13400

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250