Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мин сезне көтеп алырмын” (+фоторепортаж)

Бүген район хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә алынучы егетләр белән очрашу узды. Егетләр район җитәкчелеге, дин әһелләре белән очрашты. Район хәрби комиссары егетләргә янәдән киңәшләрен бирде, изге теләкләрен җиткерде.

Район хәрби комиссары Васил Вәлиевның теләк-киңәшләре җылы, әтиләрчә кайгыртучан иде: 
– Армиягә баргач, өстегезгә киеп йөрегез, алдыгызны-артыгызны карагыз, – диде ул.– Мин сезне көтеп алырмын. 
Булачак солдатлар тын да алмый тыңлап утыра. Гомумән алар тыйнак, акыллы, күз тимәсен. Сорауларга да кыска гына, оста гына җавап бирәләр. Ягъни, мәсәлән, менә болайрак: 
– Сезне кайсы якларга җибәрәләр? 
– Төгәл билгеле түгел. 
– Бирегә ни өчен җыелдыгыз? 
– Чакырдылар, килдек. 
Сүзгә саран егетләр армиягә китү мәҗлесләрен инде уздырганнар, аларны котларга, хәерле юл теләргә, үгет-нәсыйхәтен ирештерергә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, үз чыгышында, авыл мәдәният йортларында да армиягә озату кичәләре оештыру кирәк, әле китәсе көнегезгә кадәр вакыт бар, ди. 
Егетләр армиягә 27 ноябрь көнне китәчәк. 
– Зур команда китәчәк ул көнне, – диде Айдар Фоатович. – Исән-сау хезмәт итеп кайтуыгызны, кайткач эшкә урнашып, матур гына яшәп китүегезне телим. Эшлим дигән кешегә районда эш җитәрлек, инвесторлар белән дә сөйләшүләр алып барыла, бәлки сез кайтышка яңа эш урыннары да булдырылыр. 
Егетләрнең күбесе Киров ягында хезмәт итәчәк икән. Андагы часть белән район җитәкчелеге дә, күпчелек әти-әни дә таныш. Тыныч, тотрыклы урын дип бәяләнә. Бары хәере белән барып урнашып, солдат хезмәтен уңышлы, һичнинди хилафлыкларга юл куймыйча гына үтү кирәк. 
– Армиягә баргач сез иң олы кадер – Әни кадерен, тагын бер олы кадер – татар теленең кадерен аңлаячаксыз, – диде очрашуда катнашкан район үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев. – Онытмагыз, ахирәттә бар да языла. Беркем дә бернидән дә качып котыла алмый, чөнки ул, әйткәнемчә, язылып куела. Шуңа күрә әти-әни йөзенә кзыллык китерми, Ватан алдындагы изге бурычны намус белән үтәү сорала. Күңелегездә һәрчак Аллаһы Тәгаләне йөртегез. 
Очрашу азагында егетләргә күчтәнәч пакетлар бирелде. Аннан соң алар килгән кунаклар бергәләшеп фотога төштеләр. Тыйнак егетләргә солдат хезмәтен дә тыйнак кына үтеп кайтырга язсын. Хәрби комиссарның җылы сүзенә без дә кушылабыз, “Без дә сезне көтеп алырбыз”. 

Тулырак “Хезмәт” газетасы битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев