“Мин татарча сөйләшәм” финалында кемнәр җиңгән? (+фото)
Уен катлаулы биремнәрне үз эченә алган 6 турдан торды. Барлыгы 4 команда көч сынашты.
“Факел" яшүсмерләр клубында "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының финалы узды. Уен катлаулы биремнәрне үз эченә алган 6 турдан торды. Барлыгы 4 команда - Нөнәгәр, Салавыч, Түнтәр, Куныр авылларыннан килгән яшүсмерләр көч сынашты. Уен бик матур гына үтте.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын - "Мирас" командасы (Нөнәгәр)
2 урын - "Сәйлән" командасы (Түнтәр)
3 урын - "Ялкын" командасы (Салавыч)
4 урын - "Сәйлән" командасы (Куныр)
Һәр командага да дипломнар һәм кыйммәтле истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез һәм кабат үзебезнең клубыбызда көтеп калабыз!
Илүзә Разыкова
“Факел” клубы методисты.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев