Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин тудырган бизәк тә бар..."

Кариле авылында туып-үскән, бүгенге көндә Балтачта яшәүче Рәмзил Хәкимовның эшләре белән танышкач, кулларыннан гөлләр тамызырга сәләтле икән бу егет дип уйлап куйдым. 

Капка-коймалар, козыреклар,скәмияләр, теплицалар берсеннән-берсе матуррак, кабатланмас эшләнмәләрне япь-яшь эретеп ябыштыручы егет ясавына гаҗәпләнеп тә куясың. Сәләт шундый нәрсә инде ул: аны вакытында ача белсәң, ул синнән беркайчан да китми. Кариле авылында туып-үскән, бүгенге көндә Балтачта яшәүче Рәмзил Хәкимовның эшләре белән танышкач, кулларыннан гөлләр тамызырга сәләтле икән бу егет дип уйлап куйдым. 
Резеда һәм Раиф Хәкимовлар гаиләсендә беренче сабый – беренче сөенеч булып дөньяга аваз сала ул. Мәктәптә укыган елларыннан ук тимердән төрле әйберләр ясау хирыслыгын ача ул үзендә. Урта белем алгач, Чавал техникумында газчы һөнәрен үзләштерә һәм шул ук вакытта үзендә эретеп ябыштыручы буларак та сәләт ачып, аны үстерергә алына. Укып бетергәннән соң бер-ике ел капка-коймалар эшләп чыныгу алгач, “Газель” машинасы алып, аның белән хезмәт күрсәтә башлый, шул ук вакытта яраткан эшен дә ташламый. Һәм биш елдан ул шәхси эшмәкәр буларак яраткан кәсебенә яңадан җан өреп, инде бары шул юнәлештә генә эшен җәелдерә. 
– Капка-койма эшләгәндә багана утыртырга чокыр казудан алып эшләрне үзем башкарам. Коймаларны шунда килеш эшләсәм, капкаларны размерлары буенча үз гаражымда ясап, алып килеп кенә куям. Бизәкләрне дә үзем бөгәм, райондашларыбыз хәзер төрлелекне сорый, кемнедер кабатлап эшләү ошамый аларга, – ди Рәмзил. Яшь эшмәкәр Буа, Ижау, Әгерҗе, Кукмара, Саба, Арча, Питрәч районнарына кадәр барып эшли. Үз осталыгы белән ул районыбыз өчен генә түгел, ә алда санап үткән районнарда да гүзәллекләр кыла.
Эретеп ябыштыручы һөнәренең дә үз авырлыклары җитәрлек, монда сәламәтлегеңә дә зыян килә, җәйге кояшта да кат-кат кием астында янып-пешеп эшләргә кирәк, кышкы салкыннарда да качып ятып булмый. Гомумән, һәр ел фасылында да эшләр гөрли. Дөрес, җәй ял дигәне тәтеми дә диярлек. Шулай да уфтанмый Рәмзил, үз эшен яратып, бар күңелен биреп башкара һәм нәтиҗәсе белән горурлана белә.

– Үземнең хезмәтемне күпмедер вакыттан соң күреп китү дә күңелдә әйтеп бетергесез хисләр уята, – дип елмая әңгәмәдәшем.
 

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт газетасының 2 февраль санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь эшмәкәр