Казанда "Үзеңне тикшер" шигаре астында җиңел атлетика марафоны ачылды.
Ачылышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой, ВИЧ-инфекция проблемалары буенча БМО илчесе Вера Брежнева һ.б. катнашты.
Татарстан Президенты катнашучыларны сәламләде. Ул марафонны ел саен үткәрергә тәкъдим итте һәм аның СПИДтан вафат булганнар истәлегенә үткәрелүен искәртте.
Геннадий Онищенко һәм башкалар катнашучыларга уңышлар теләде.
Бу дистанциягә 3 меңнән артык кеше чыкты. Алар арасында Рөстәм Миңнеханов, Геннадий Онищенко, Илдар Халиков, җырчы Эльмира Кәлимуллина, Вера Брежнева һ.б. бар иде.
Чыганак: matbugat.ru
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев