Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнеханов - Идел буе округы төбәк башлыкларының тотрыклылыгы рейтингында 1нче урында

Татарстан Президенты рейтингта 22 балл җыйган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның март аена Идел буе федераль округы төбәк башлыкларының тотрыклылыгы рейтингында беренче баскычта урнашты. Рейтингны «Минченко Консалтинг» коммуникацион холдинг аналитиклары төзегән.

Миңнеханов әлеге рейтингта, Чувашия башлыгы Олег Николаев (16 балл) һәм Пермь крае башлыгы Дмитрий Махонинны (15 балл) артта калдырып, 22 балл җыйган.

Тикшеренүдә, аерым алганда, ТР Президенты «Политбюро 2.0»нең (ил җитәкчелегенең формаль булмаган даирәсе, әлеге атаманы Евгений Минченко керткән – Т-и иск.) максималь теләктәшлегеннән (ун мөмкинлектән тугыз балл) файдалануы турында мәгълүматлар китерелә. Моннан тыш, аның идарәсендә зур проектлар (биш мөмкинлектән биш балл) бар. Миңнеханов шулай ук үзен тәкъдим итү буенча уникаль сәләткә (өч мөмкинлектән өч балл) ия.

Тулаем алганда, ил күләмендә төбәк җитәкчеләре арасында Севастополь губернаторы Михаил Развозжаев (23 балл) кына Татарстан Президентына караганда тотрыклырак позицияне били.

Тулырак: ТИ

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Рөстәм Миңнеханов Президент