Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнеханов Казанны «Беренче басма Коръән шәһәре» дип игълан итәргә тәкъдим итте

Татарстан Президенты 1803 елда нәкъ менә Казанда мөселман типографиясендә беренче тапкыр күпләп Коръән басылуын искәртте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» төркеме әгъзаларына республиканың Россия территориясендә ислам таратудагы роле турында сөйләде һәм Казанга аерым статус бирергә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Төркем утырышы барышында Президент 1803 елны мөселманнар тарафыннан әзерләнгән беренче басма Коръән басылуның истәлекле датасы итеп билгеләү, шулай ук Казанны «Мөселман дөньясында беренче басма Коръән шәһәре» дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. 1803 елда нәкъ менә Казанда мөселман типографиясендә беренче тапкыр күпләп Коръән басылуын искә төшереп узды», — диде Галимова.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә уза торган «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышын ачты.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Рөстәм Миңнеханов коръән