Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнеханов үзизоляциядә татарстанлыларга ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт әйтте

Ике айда республикада 210 меңгә якын азык-төлек җыелмасы әзерләгәннәр.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаиләләрдә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләдә тәрбияләнүче балаларны, аеруча зыян күргән тармакта эшләүче үзмәшгуль һәм эшмәкәрләр балаларны һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерны азык-төлек белән тәэмин итү акциясенә йомгак ясады. Акция «Ярдәм янәшә. Помощь рядом!» кысаларында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Ике айда республикада 210 меңгә якын азык-төлек җыелмасы әзерләнгән.

«Әһәмиятле социаль проектны гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәм күрсәткән хәйриячеләргә  рәхмәт белдерәм. Монда бюджет акчалары юк. Хәйриячеләр, зур һәм кече компанияләр, эшмәкәрләр ярдәм итте», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты «Бәхетле» компаниясенә һәм аның җитәкчесе Мөслимә Латыйповага азык-төлек җыелмаларына сыйфатлы төргән һәм оператив китергән өчен рәхмәт әйтте.

«Әлегә бу җыелмалар сыйфаты буенча канәгатьсезлек белдерүче булмады. Алар бу эшкә җаваплы карады», — диде Татарстан Президенты.

 

Фото: Татарстан Президенты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов Президент рәхмәт сүзе