Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем әбием - Земфира

Минем өчен кадерле булган кеше - Земфира әбием турында сөйлисем килә. Әбием - әтиемнең әнисе ул.

Яратам әбиемне,
Сөйли ул көлә-көлә.
Укыганын да курмим,
Миннән кубрәк белә.

Аңламасам аңлата
Татлы тел белән генә.
Яхшы йөр, кеше бул,
Иреш, ди, теләгенә.

Ул Кзыл-Орда шәхәре Казахстан өлкәсендә гаиләдә беренче бала булып туган.

Әбием кече яшьтән үк эшне сөйгән. Ул бабай Рәүф белән бергә өч бала тәрбияләп устергәннәр. Бугенгесе көндә әбиемнең өч оныгы бар. Хәзерге вакытта әбием Балтач муниципаль районының үзәкләштергән бухгалтерия         муниципаль казна учреждениясында эшли. Әбиемгә охшаганмындыр инде. Мин дә санлы уеннар уйнарга яратам. Иң яраткан дәресем дә – математика.

Мин әбиемне бик яратам. Ул дөньяда иң ягымлы, иң яхшы, киң куңелле әби. Әби белән бабай безне һәркөнне якты йөзе, тәмле ризыклары белән сыйлый.

Кичен бергәләп телевизор карыйбыз, ял итәбез. Әби безгә китаплар укый, узенең файдалы киңәшләрен бирә, ә иртән әбием тәмле чәйләрен кайнатып, өстәлгә тәмле әйберлэрен куеп, безне мәктәпкә, балалар бакчасына озатып кала.

Мине һәм сеңлем Азалияне дә шулай кадерләп үстерергә булыша. Тәртипле, намуслы, сүз тыңлаучан, белемле балалар булсыннар дип, әбием бар көченэ тырыша.

Мин әбиемә кояш гомере, саулык-сәламәтлек телим. Әбием безгә бик кирәк. Ул авырмасын, бәхетле, имин булсын иде. Зур үскәч без дә аны уңышларыбыз белән          сөендерербез, күчтәнәчләр белән сыйларбыз.

Без әбиебезне бик-бик яратабыз!

Ильмир Закиров,

Балтач гимназиясы

2 «а» сыйныф укучысы.

Фото: автор.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әбиләр бәйрәме