Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем гаиләм яки күңелдә туган хисләр

Әти һәм әни... Бары тик өч хәрефтән генә торган сүзләр, тик бик кирәкле һәм мәгънәле.

Әни зур хәрефләр белән языла торган изге сүз! Иртә таңнан без ятканчы, гел хәрәкәттә ул. Тормышта сайлаган һөнәре дә бик игелекле – Кариле балалар бакчасында тәрбияче. Эштән никадәр арып кайтса да, шул балаларның уңышлары, шуклыклары хакында безгә сөйләргә иренми. Шаклар катам кайчакта: шул 3-4 яшьлек телләре яңа ачылып килүче балалар белән ничек итеп нәни спектакльләр куюны оештыра, төрле кичәләрдә аларны җырлата, биетә, шигырь сөйләтә ала икән!

Әнием Гөлшат – өебезнең нуры. Нинди генә тәмле ризыклар пешерми ул! Ә җәй, көзен ишегалдын ул үстергән чәчәкләр бизи, яшелчәләр мул уңыш бирә. Шөкер, хәзер аңа ярдәмгә абыем белән мин дә үсеп җиттек.

Әтием Фәнис элек шофёр булып эшләгән, хәзер үз эшен булдырган эшмәкәр. Әтием дә бик тырыш, булган. Эшләмәгән эше юк, бар эшкә дә өлгерә. Шундый әти булуына без горурланабыз!

Алга таба нинди һөнәр сайларга дигән сорау килеп тугач, мин иң элек әти-әнием белән киңәштем. Шәфкать туташы булу теләгемне алар хуплады.

Кулыма каләм алуыма газета битендәге җанөшеткеч язманы укуым этәрде. Үз балаларын үз куллары белән үтергән аналар хакында язылган иде анда. Дөрес, аларга ана сүзе харам, минемчә. Әле генә хастаханәгә 5 айлык баласын китереп ташлаучы турында да хәбәр булды... Андый хәбәрләрне аз ишетмибез, кызганычка каршы.

Мин бик тә бәхетле! Чөнки минем әтием һәм әнием бар. Әти-әнием турында зур, калын китап чыгарып булыр иде. Чөнки алар минем тормышымда иң якын, яраткан кешеләрем. Мин аларның тигезлектә исән-сау яшәүләрен телим.

Ландыш Зәйнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гольшат Табрисовна, безнен яраткан тэрбиячебез. Искиткеч тырыш,сабыр, туры сузле булганы очен бик яраттык без аны, олы рэхмэтебезне, хормэтебезне белдерэбез!

    Теги: тормыш Гаилә