Минем әни кайда икән?
Газета битләрендәге гыйбрәтле хәлләрне, төрле язмышлы кешеләр турында укып барам. Быел миңа 24 яшь тулды. Март аенда никах укытып, кияүгә чыктым. Әмма ул көнем бер яктан бәхетле булса да, икенче яктан бик моңсуга әйләнде. Никахым көнне әти-әнием бар җыелган халык алдында, безне котлаганда, минем ятим бала икәнемне әйтте.Бер мәлгә бөтенләй...
Никахымнан соң мин үз әниемне эзләргә тотындым. Күрәсем килеп түгел, мине ташлап калдырган кешенең нинди икәнен беләсем килеп иде. Әмма әлегә бернинди нәтиҗә дә юк. Әнием мине тууга ук ташлаган. Мине җиде яшемә кадәр алучы булмаган. Ә әти белән әни, үз кызларын югалткач, мине алганнар.
Минем ике абыем бар. Ә кайчандыр аларның нәкъ миндәй сеңелләре була. Алты яшьлек чагында Ләлә бик каты пешә. Озак вакыт хастаханәләрдә ята. Тик алга китеш булмый. Бик чибәр, зәңгәр күзле кыз була ул. Ике ай азапланганнан соң, үлеп китә. Әти белән әни әнә шул кызларын югалткач, мине алып кайталар да инде.
Мин бик бәхетле булып үстем. Артык иркәләделәр дип әйтә алмыйм, әмма әти-әнием бик яратты. Мин элек аксаклап йөри идем. Туганда бер аягым кыскарак булган икән. Бәлки, әнә шул кимчелегем аркасында мине гаиләгә алмый торганнардыр? Әтием-әнием, хастаханәләргә йөртеп, аягыма операция ясаттылар.
Ташлап киткән әнием турында ирем белән озак сөйләштек. Ул аны эзләмәскә куша. "Үткәннәргә кире кайтма. Сине ничек тә бәхетле итәрмен. Минем әти-әнием дә сине яратып тора. Газиз баласын ташлаган әнине гафу итеп булмый", - ди. Әмма күңел һаман нидер көтә. Үз әниемне табасы, күрәсе килү теләге һич кенә дә ирек бирми. Әгәр бу язманы укысаң, әни, хәбәр бир әле. Аягы зәгыйфь бала тапкач, син мине истә калдырырга тиеш. Мин сиңа үпкәләмим. Әмма шуны ачык беләм - мин Аллаһы Тәгалә биргән сабыйларымны ташламам, яратып кына үстерермен!
Әти-әнием, мең рәхмәт сезгә! Тапкан түгел, үстергән әни икәнен беләм мин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев