Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем шәҗәрәм

Галиәхмәтова Асылъярның нәсел шәҗәрәсе.

«Миңа бу шәҗәрәне төзергә әтием булышты. Ул аны моннан күп еллар элек олы яшьтәге Мөбәрәкша исемле абыйдан сорап төзегән булган. Бу шәҗәрәдә минем җиде буын бабам билгеле. Иң борынгы бабам Ишегол исемле булган. «Кенәбаш тарихы» турындагы китапта да Ишегулов фамилияле кешеләр булганы билгеле. Бу минем борынгы бабамның нәселе булырга тиеш. Әтием ягыннан шәҗәрәне өйрәнгәндә күренекле кешеләрне тапмадым. Аларның күпчелеге авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. Бәхет эзләп шәһәргә төзелешләргә чыгып киткәннәре дә бар. Бөек Ватан сугышында минем бабамның әтисе Шәйхелислам, аның энесе Солтанмөхәммәд, әбиемнең әтисе Һидиятулла бабам катнашканнар. Һәм исән-сау әйләнеп кайтканнар. Шәйхелислам бабам үзенең яман ягы белән тарихка кереп калган Сослангерда булган. Шунда сәламәтлеген югалтып кайткан һәм яшьли үлеп киткән. Әтисе үлгәндә Мансур бабама 5 яшь була. Алар биш бала ятим калалар. Олысына 10 яшь, кечкенәсенә 1 яшь була.

Шәйхелислам бабам турында районыбыз газетасында чыккан мәкаләдә аның кешелекле булуы, балаларны бик яратуы турында язылган. Ул мәкаләнең күчермәсе әтидә саклана. Әтиемнең әтисе Мансур бабам сугыштан соңгы авыр елларда 1946 нчы елда туган. Әтисез үссә дә, ул эшкә бик оста булган. Алдынгы комбайнчы, тирә -як авылларга данлыклы балта остасы булган. Эретеп ябыштыручы һөнәрен дә үзләштергән. Авылда иң беренче бензин пычкысы да бабамда булган. Озак еллар ындыр табагында ашлык киптерүче булып эшләгән. Эш коралларын да үзе ясый торган булган. Мәктәптә укыганда ук агач кыру станогы ясаган. Кукмарага барып итек басарга өйрәнгән. Һәм авылда бердәнбер итек басучы булган. Әби белән икесе биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кәүсәрия әбием гомере буе китапханәче булып эшләгән. Яхшы хезмәтләре өчен аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелгән. Аның эшен бүгенге көндә минем әнием дәвам итә.

Шәҗәрәмне төзү, аны өйрәнү минем үземә дә бик кызыклы булды. Бабаларым турында бик күп мәгълүматлар белдем. Нәсел чылбырым өзелмәве, җиде буын бабамны белүем белән бик горурланам. Моның белән мин әтиемә бик рәхмәтле.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәҗәрә