Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Минем шәҗәрәм" конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Кемнәр җиңүче?

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Минем шәҗәрәм» дигән генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсы игълан ителде

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Минем шәҗәрәм» дигән генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсы игълан ителде, аның муниципаль этабы 20 марттан 15 апрельгә кадәр узды.

1 төркем:
1 урын – «Шәҗәрәм – халкым тарихы бер тамчысы», Сылу Гозәерова, Балтач урта мәктәбе;
2 урын – «Яббаровлар шәҗәрәсе», Камилә Яббарова, Бөрбаш урта мәктәбе;
2 урын – «Минем шәҗәрәм», Инсаф Шәйхуллин, Балтач урта мәктәбе;
3 урын – «Газыймовларның нәсел шәҗәрәсе», Түнтәр урта мәктәбе;
3 урын – «Зариповлар гаиләсенең нәсел агачы», Нөнәгәр урта мәктәбе.

2 төркеме:
1 урын – «Нәсел җебем-шәҗәрәм», Рәсүл Фәрзиев, Салавыч күппрофильле лицее;
2 урын – «Минем тамырлар», Айгөл Шәрәфетдинова, Балтач урта мәктәбе;

3 төркеме:
1 урын - «Нәсел шәҗәрәмдә батырлар эзе», Айгөл Гарифуллина, Нөнәгәр урта мәктәбе;

«Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләрнең Республика конкурсы нигезләмәсе нигезендә, икенче этапта катнашу өчен, Татарстан Республикасы Балтач районы Башкарма комитетының архив бүлеге республика комиссиясенә яшь төркемнәрендә 1 урын алган өч эшне тәкъдим итте.

Фото: baltasi_arhiv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: архив