Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем яраткан тренерым

Балалар бакчасыннан ук шахмат, шашкага мәхәббәт тәрбияләгән, минем зур җиңүләремнең төп сәбәпчесе, һәрчак олы терәгем булган Ландыш Гарифуллина турында язарга алынуым юкка түгел.

Ничə еллар дəвамында матур күрсəткечлəргə ирешүче, ел саен яңа чемпионнар əзерләүче, барган һəрбер ярыштан зур күрсəткечлəр белән кайтучы Ландыш Гарифуллинаның олы хезмәте гел күләгәдә калып килә. Газета битләрендә, сайтларда аның укучылары гел мактала, ә менә үзе турында язылмый диярлек.

Ландыш Василовна бик күп балаларга үзләрен шахмат, шашка өлкәсендә табарга ярдәм итте. Аның укучылары, авыл, район белән генә чикләнми, республика, чит өлкәләргә чыгып та танылу алалар.

Ландыш Гарифуллина бик түзем, сабыр, тырыш, үз максатына ирешүчəн кеше. Әлеге сыйфатлар аңа мөгаен, әтисе, районның көрəш тренеры булган Васил Гарифуллиннан күчкәндер. Васил абый ничə еллар дəвамында районыбызда өлкəн көрəш тренеры булды, күпме тренерлар, чемпионнар əзерлəп калдырды. Аның эшен бүгенге көндә энесе Наил Гарифуллин дəвам итə.

Яраткан тренерым шахмат чемпионнары гына түгел, шашка буенча да бик күп оста уенчылар әзерләгән кеше. Үз эшенә бирелгән, балаларда сәләтне күреп, аны камилләштергән, әле алай гына да түгел, биек үрләргә рухландырып, зур максатларга ирешүдә гел таяныч булган Ландыш Гарифуллина кебек тренерлар күбрәк булса иде.


Илсаф Шакиров,
Кариле авылы.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тренер Ландыш Гарифуллина